Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 июль 2019, 18:51

Ире кулларын чабып өзгән хатын - модель?

Тормыш // Резеда Галикәева // 03.07.2019 15:17:18 Бер ел элек Маргарита Грачеваның ире, аны көнләп, урманга алып чыгып сәгать ярым җәфалаганнан соң, ике кул чугын чабып өзгән иде.

Бер ел элек Маргарита Грачеваның ире, аны көнләп, урманга алып чыгып сәгать ярым җәфалаганнан соң, ике кул чугын чабып өзгән иде.
Ике бала тәрбияләгән гаиләгә шул рәвешле кайгы килде.
Табиблар хатынның сул кулын саклап кала алды, уңына протез куелды.
Күптән түгел Маргарита Инстаграмында күннән тегелгән мини-күлмәктә төшкән фотоларын куйган. Ул белдерүенчә, һаман да үзен бу килеш кабул итә алмый, күп очракта ямьсез дип исәпли.
Матур күлмәкләр кия алмый, куллары ямьсезли. Кыскаракны кисә, аягындагы зур дүрт яра эзе күренә...
Карап торуга бер кашык су белән кабып йотарлык чибәр үзе.
Әйткәндәй, җаһил ирне 14 елга төрмәгә озаттылар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/ire-kullaryn-chabyp-zg-n-khatyn-model/
Фото: Инстаграм
Читайте нас: