Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 июль 2019, 18:38

Луиза Хәйруллина "батырлыгын" кабатлаган

Җәмгыять // Резида Вәлитова // 03.07.2019 14:36:00Мәскәүдә валюта алмаштыру пунктында эшләүче ханым клиентның 41 миллион сум акчасын урлап качкан.

Башкалада эре генә бер компания директоры әлеге пунктка шул суммада акча тотып килгән һәм аны чит ил валютасына алмаштырып алу теләген белдергән.
Хезмәткәр ханым акчаны исәпләп алган һәм клиентка бинадан чыгып торырга кушкан. "Әлегә бу кадәр валюта юк, хәзер китереп җиткерәчәкләр", - дигәнгә ышанып, ир кеше бинадан чыгып киткән.
Нәтиҗә озак көттергәч, ул янә әйләнеп керергә уйлаган, әмма ишек бикле булып чыккан. Баксаң, биредәге хезмәткәр, аның акчасын эләктереп, тәрәзәдән чыгып сыпырган.
Бу очрак буенча да җинаять эше кузгатылган, ләкин әлегә карак табылмаган дип хәәр итә ТАСС.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/luiza-kh-yrullina-batyrlygyn-kabatlagan/
Фото: "ТАСС" агентлыгыннан.
Читайте нас: