Ни өчен Уфада автобус хаклары күтәрелде?
Сәбәбе гади: 1 июльдән Уфада “Алга” яңа бердәм транспорт картасы эшли башлады. Күп водительләр, шуннан файдаланып, тиз генә хакларны күтәреп тә куйды. 20 сум торган маршрутлар — 25 сумга, 25 сумлыгы 30га әйләнде.
Бу хакта кичәге оператив киңәшмәдә дә сүз булды. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге мәсьәләне шәхси контроленә алды. Ул автобусчылардан элекке хакларны кайтаруны сорады. Бу хакта республика җитәкчесе социаль челтәрдәге битендә дә язган:
“Иртә белән автобус йөртүчеләрдән бәяләрне кире кайтаруны сорадым, хаклар — үзгәрешсез. Без Техаста яшәмибез бит инде”, — дигән ул.
Ул, шулай ук, транспорт картасын кабул итмәүчеләр турында хәбәр итәргә кушты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/tekhasta-yash-mibez-bit-/