Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июль 2019, 11:58

Телефон шартлап, бер баланы үтергән

Тормыш // Резеда Галикәева // 03.07.2019 20:17:53 Кесә телефонының хәвеф чыганагы икәнлеген күпләр аңлап бетерми. Ә ул әнә үтерә дә ала икән.

Кесә телефонының хәвеф чыганагы икәнлеген күпләр аңлап бетерми. Ә ул әнә үтерә дә ала икән.
Бүген Курган шәһәрендәге күпфатирлы йортта шартлау була. Шартлау ишетелгәч, биредә яшәүчеләр полициягә хәбәр итә. "Вакыйга урынына тиз арада ФСБ, Тикшерү комитеты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, "Росгвардия" вәкилләре, газ хезмәте һәм ашыгыч ярдәм килеп җитә", - дип хәбәр итә "Интертат".
.
Фаҗига 7 яшьлек бала үлеменә китерә. Бу хакта Русиянең Тикшерү комитеты хәбәр иткән. Соңрак бу баланың зарядкага куелган телефон шартлавыннан үлүе ачыклана. Фаҗига вакытында бала өйдә үзе генә булмаган, аның белән ата-анасы да өйдә булырга мөмкин, дип фаразлана.
“Баланы бер ир күтәреп чыкты. Ул малайның әтисеме, бабасымы булгандыр. Аның тавышыннан бөтен йорт уянды. Ул ишегалдындагы үләндә аунап, кешенекенә дә охшамаган тавыш белән: “Бала үлмәсен!” дип кычкырып ятты”, - дип әйткән фаҗига шаһитлары.
Табиблар килеп җиткән вакытка бала инде үлгән. “Ашыгыч ярдәм хезмәткәре сүзләренчә, малайның күкрәгендә тишек булган. Бала янында булган иргә исә тынычландыра торган укол ясадылар”, - дип сөйләгән күршеләр.
Әлеге йортта яшәүчеләр фикеренчә, фаҗиганең бинадагы электр чыбыкларының бик иске һәм таушалган булуы нәтиҗәсендә килеп чыгуы ихтимал.
Тикшерү бара.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/telefon-shartlap-ber-balany-terg-n/
Фото: "Интертат"
Читайте нас: