Үзән
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июль 2019, 12:48

Яшь ярымлык баланы... үз әтисе үтергән

Җәмгыять // Зульфия Фатхтдинова // 04.07.2019 09:21:52 Ир үз-үзенә дә кул салмакчы булган, тик аны табиблар коткарган.

Ир үз-үзенә дә кул салмакчы булган, тик аны табиблар коткарган.
Кичә Казанның Якуп урамындагы бер фатирда яшь ярымлык сабыйның үле гәүдәсе табылган.
Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, баланың муенына әтисе пычак кадаган, аннары үз-үзенә кул салмакчы булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, баланы элек хөкем ителгән әтисе үтергән. Аннары фаҗига турында баланың әнисенә телефоннан хәбәр иткән. Хатын тиз арада ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан.
Үзен дә пычак белән яралаган ирне дәваханәгә салганнар. Медицина ярдәме күрсәтелгәч, җинаятьче кулга алыначак.
Сабый гомерен өзгән иргә карата җинаять эше кузгатылган.
Әлеге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау эше бара.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/yash-yarymlyk-balany-z-tise-terg-n/
ФОТО:https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/e46/e46f394a6f129b5855a5b65db6e35a5d.jpg
Читайте нас: