Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июль 2019, 12:17

Эше куаныч китерә

Район башлыгы Альфир Сабиров Олыкүл авылында урнашкан “Дэлекса” җәмгыятендә булып, дезинфекция чаралары җитештерү белән шөгыльләнүче эшкуар Дмитрий Колязовның эше белән танышып кайтты.

Район башлыгы Альфир Сабиров Олыкүл авылында урнашкан “Дэлекса” җәмгыятендә булып, дезинфекция чаралары җитештерү белән шөгыльләнүче эшкуар Дмитрий Колязовның эше белән танышып кайтты.
2011 елда Дмитрий Колязов автотранспорт предприятиесе бинасын сатып ала. Бина һәм аның биләмәсе аяныч хәлдә була – аны тергезү өчен байтак акча һәм вакыт таләп ителә. Ә хәзер биредәге цехка, иркен склад биналарына, коймалап алынган биләмәгә карап күзләр куана.
– Без республикада дезинфекция чаралары җитештерүче бердәнбер предприятие. Җәмгыять “Авирбак” һәм “Лактавир” чаралары җитештерә. Продукция кешеләр һәм тирә-як өчен хәвефле түгел, - диде Дмитрий Колязов, чара белән таныштырып.
Эшкуар цех буйлап экскурсия үткәрде һәм үзенең продукциясе, сәүдә базары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
– Кырмыскалы оешмалары һәм учреждениеләре мондый продукцияне ерактан эзләмәсеннәр, ә “Дэлекса” җәмгыятенә мөрәҗәгать итсеннәр иде, - диде Альфир Сабиров.
Безнең районда шундый җитди эш алып барылуын күрү аеруча куанычлы. Эшкуар Дмитрий Колязов үзебездә генә эшләп калмый, ә Олыкүл авылындагы балалар бакчасына һәм волейбол буенча район командасына хәйрия ярдәме дә күрсәтүен ишетү икеләтә куанычлы булды.
Әлфия Әхмәдуллина.
Автор фотосы.
Читайте нас: