Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июль 2019, 11:34

Луиза Хәйруллина Казанда тотылган

Җәмгыять // 05.07.2019 08:40:46Россельхозбанк"ның Салават шәһәре бүлекчәсеннән 23 миллион сум урлап качкан өлкән кассир һәм аның гаиләсен Казанда тапканнар, үзен кулга алганнар.

Россельхозбанк"ның Салават шәһәре бүлекчәсеннән 23 миллион сум урлап качкан өлкән кассир һәм аның гаиләсен Казанда тапканнар, үзен кулга алганнар.
Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, тикшерү эшләре нәтиҗәсендә гаиләнең Казанда булуы ачыкланган.
Биредә алар яшәп торырга фатир алган. Әлеге вакытта Луизага карата оператив-тикшерү эшләре бара, аңа карата РФ Җинаять кодексының 160 статьясындагы 4 мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Урланган акчаның кайда булуы билгеле түгел. Бу хакта "Медиакарсеть" хәбәр итә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/luiza-kh-yrullina-kazanda-totylgan/
Фото: "Горобзор"
Читайте нас: