Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июль 2019, 14:15

Мәктәптә кесә телефоны тыелырмы?

Мәгариф // Фәнүз Хәбибуллин. // 05.07.2019 09:34:16“РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия мәктәпләрендә кесә телефоннарын куллануны чикләргә мөмкиннәр.

“РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия мәктәпләрендә кесә телефоннарын куллануны чикләргә мөмкиннәр.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анна Попова, әлеге тәкъдим эшләнү стадиясендә, дип белдергән.
"Без мәсьәләне өйрәнәбез һәм бер ай дәвамында хәбәр итәргә тиеш булачакбыз", — диде ул Президент каршындагы Гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыру буенча совет утырышында.
Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко башлангычны хуплады һәм бу мәсьәләне уку елы башына хәл итүне сорады.
Аның фикеренчә, гомумән, "телефонны мәктәпкә алып килүне тыярга кирәк, чөнки анда аларны саклау өчен бүлмәләр юк, ә мәктәп директорлары мондый җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләмәячәк".
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/m-kt-pt-kes-telefony-tyelyrmy/
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.
Читайте нас: