Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль 2019, 12:29

2020 ел — Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде

Җәмгыять // Зульфия Фатхтдинова // 08.07.2019 22:55:06Владимир Путин Русиядә "Хәтер һәм дан елы"н үткәрү турындагы указга кул куйды.

Владимир Путин Русиядә "Хәтер һәм дан елы"н үткәрү турындагы указга кул куйды.
“Тарихи истәлекне саклау максатында һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Русиядә 2020 елны "Хәтер һәм дан елы" итеп үткәрергә карар итәм”, — диелә указда.
Президент бу ел кысаларында чараларны оештыруны “Җиңү” Русия оештыру комитетына йөкләтте, эш барышын Кремль хакимияте җитәкчесе Антон Вайно контрольдә тотачак.
Хөкүмәткә бер ай эчендә "Хәтер һәм дан елы"н үткәрү буенча мөһим чараларның планын төзергә һәм расларга кушылган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/2020-el-kh-ter-m-dan-ely-dip-iglan-itelde/
ФОТО:https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/b50/b50bcc359a38e932888a2a34cbbe5d4a.jpg
Читайте нас: