Үзән
-9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль 2019, 11:59

Тоткынлыктагы Луизаның хәле ничек?

Көнүзәк // Резеда Галикәева // 09.07.2019 09:48:42Уфадан җәмәгать эшлеклесе Азамат Галин тоткынлыктагы Луизаның хәле турында сөйләде.

Уфадан җәмәгать эшлеклесе Азамат Галин тоткынлыктагы Луизаның хәле турында сөйләде.
Ул белдерүенчә, Луиза бик боек, төшенке күңелле күренми, ләкин, ничектер, югалып калган сыман. Әле ул бер кешелек камерада тотыла.
Галин фикеренчә, бүген адвокатлар бик күп соруларга җавап бирә ала. Шул исәптән, урланган акчаларның кайдалыгы турындагысына. “Бу эштә аңлашылмаган нәрсәләр бик күп”, - ди Галин.
Шул ук вакытта Луизаның ире иреккә чыгарылганнан соң Салаватка кайтмаган. Ул Малахов тапшыруында катнашыр өчен Мәскәүгә киткән, диләр.
Анда Хәйруллин Русия халкын Луизаны төрмәдән чыгару өчен акча җыярга чакырмакчы. Алдарак хәбәр итүебезчә, ул 23-25 миллион сум акчаны казинода оттырып бетерүе турында белдерде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/totkynlyktagy-luizany-kh-le-nichek/
Фото: Инстаграм
Читайте нас: