Синоптиклар республика халкын аномаль һава торышы турында кисәтә.
Бүген төбәктә көчле эсселек көтелә.
"Башгидромет" хәбәр итүенчә, һава температурасы көндез 25-30 градус җылы булачак, көньяк-көнчыгыш районнарда 35 градуска кадәр җитәчәк.
Бүген көчле яңгырлар, яшеннәр, боз явуы да көтелә. Җил кайбер урыннарда секундына 17-22 метр тизлектә исәчәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/bashkortstanga-esse-ava-agymy-kil/