Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 июль 2019, 11:32

Уфа районында 84 яшьлек әби ачка тилмерә...

Җәмгыять // Юлия Төхбәтуллина // 09.07.2019 14:46:44Шушы көннәрдә социаль челтәрләргә республикада яшәүче Виктория исемле кызның тетрәндергеч язмасы таралды. Анда ул Уфа янындагы Максимовка авылында үзе тап булган күренешне бәян итә.

Шушы көннәрдә социаль челтәрләргә республикада яшәүче Виктория исемле кызның тетрәндергеч язмасы таралды. Анда ул Уфа янындагы Максимовка авылында үзе тап булган күренешне бәян итә.
Виктория язуынча, ул гаиләсе белән машинада китеп барганда Мезенская урамы, 64 санлы йорт янында җирдә елап утыручы олы яшьтәге әбине күреп алган. Ник елыйсың, дигән сорауга ул: "Бик нык ашыйсым килә..." дигән.
"84 яшьлек әби Андрей исемле инвалид улы белән яши. Ул - сугыш ветераны, урамда тузганак ашап, елап утыра. Юньсез бер кыз оныгы пенсия акчасын еш кына китерми, шуңа бичараның ипигә дә акчасы юк. Без аңа ашарга һәм бераз акча калдырдык. Ләкин ул запаслар иртәгә үк калмаячак инде" - дип яза кыз.
Виктория Башкортстанда яшәүчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. "Акча күчерергә кирәкми, әбекәй янына барып, булдыра алганча ярдәм итсәгез иде" - ди ул, акчаларның мошенниклар кулына эләкмәвен теләп.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/ufa-rayonynda-84-yashlek-bi-achka-tilmer-/
Фото: БашДТП сайтыннан.
Читайте нас: