Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 июль 2019, 11:37

Юл һәлакәтендә алты кешенең гомере өзелгән

Көнүзәк // Зульфия Фатхтдинова // 15.07.2019 08:13:27Пассажир автобусы Яр Чаллыга юл тоткан булган.

Пассажир автобусы Яр Чаллыга юл тоткан булган.
Кичә кич Уфа - Инҗәр - Белорет юлында коточкыч авария булды.
Пассажир автобусы юл читенә төшеп китеп, алты кешенең гомере өзелде, тагын ун пассажирны дәваханәгә озатканнар.
Билгеле булуынча, 39 пассажиры һәм водителе булган автобус Мәндәгол — Яр Чаллы маршруты буенча юлланган булган.
Юл-транспорт фаҗигасе буенча җинаять эше кузгатылган, әлеге вакытта тикшерү бара.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/yul-lak-tend-alty-keshene-gomere-zelg-n/
ФОТО:https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/d17/d175f3ea2e92f98476392bdff1ab386a.jpg
Читайте нас: