Республика башлыгының 17 апрельдәге Указына ярашлы, атнасына ике тапкыр юлга чыгарга мөмкинлек бирелә, шуларның берсе бакчага (барып кайту), шулай ук сунарга (бер якка бару өчен юлда вакыт 90 минуттан артмаска тиеш). Автотранспортта чыгу өчен сунарчыларга алдан ук
doroga02.ru электрон сервисында теркәлергә кирәк. Кош аулауга рөхсәт алырга теләгән сунарчылар Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә һәм шунда ук 30% ташлама белән дәүләт пошлинасын түли ала. Мондый гаризалар тәү чиратта карала һәм гариза бирүчегә сунарчы билеты буенча чиратсыз бирелә. Алдан язылу өчен телефон: 8-347-2180436, 8-347-2180443.