Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 гыйнвар 2021, 02:00

Кыш көйсезлекләре куркытмый

Авыл юлларын һәм тротуарларны кардан чистартырга өлгермәдек, районга янә көчле бураннар килде һәм юл хезмәткәрләренең, коммуналь хезмәтләрнең эшен тагы да катлаулатып җибәрде.

Авыл юлларын һәм тротуарларны кардан чистартырга өлгермәдек, районга янә көчле бураннар килде һәм юл хезмәткәрләренең, коммуналь хезмәтләрнең эшен тагы да катлаулатып җибәрде.



Кар көртләренең машиналар хәрәкәтенә комачаулавы, кешеләрнең урамда тездән кар ерып йөрүе гадәти хәлгә әйләнде. Хәер, соңгы елларда бу проблеманы хәл итү авыр түгел - җитештерүчәнле заманча техника бер тоткарлыксыз автомобиль юлларын кардан чистарта. Авылларда да элекке кебек кар озак ятмый. Район хакимияте һәм авыл билә­мәләренең җаваплы хезмәт­кәрләре урыннарда эшләрнең ничек баруы белән таныштырды.
Артур Айбулатов, район­ның баш архитекторы:
- Районның күп кенә хезмәтләре юлларны кардан чистарту эшенә бик җитди карый. Юл хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе диярлек эш­ли, ягулык-майлау материаллары җитәрлек, белгечләр тарафыннан дежурлык оештырылган. Идарә итүче компа­нияләр ихата алларына аеруча игътибар бирә, йорт­ларның түбәләре боздан һәм кардан тазартыла.
Фәнүр Гайнуллин, Яңа Кыешкы авыл биләмәсе башлыгы:
- Гомумән, авыллар арасындагы юллар ачык. Әк­ренләп авыл урамнары да кардан азат ителә. Шулай, Морза һәм Мөкәй авыллары билә­мәләре тулысынча диярлек чистартылды. Шул ук вакытта үзәк усадьбада һәм Үтәгән авылларында проблема бар әле. Бу эштә авыл билә­мәсенең тракторы мәшгуль, шулай ук шәхси техникасы булган авыл халкы да ярдәм күрсәтә.
Мөнир Гыйззәтуллин, Карлыман авыл биләмәсе башлыгы:
- Авыл Советына караган барлык авылларда да юллар такыр. Авыл Советы, коммуналь хезмәтләр һәм аерым кешеләрдә булган техника тарафыннан урамнарны кардан чистарту эше тукталмый.
Читайте нас