Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 март 2021, 10:14

Балаларны янгыннан коткарды

Кырмыскалы районының Константиновка авылы фельдшеры кечкенә балаларны янгыннан коткарды.

Фельдшер Анастасия Шапошникова Комаров урамы буйлап сабый янына патронажга китеп барганда янгын турында белдерүче сигналны ишетеп ала һәм бер йорт тәрәзәсеннән төтен чыгуын күрә.
Хатын-кыз тәрәзә аша ярдәмчесез 3 баланы күреп кала. Алар җиде, дүрт һәм өч яшьлек сабыйлар була.
Фельдшер ханым тәрәзә аша өйгә кереп, балаларны урамга алып чыга. Аларның әнисе бу вакытта күрше йортта үз әнисе янында, ә гаиләдәге ике өлкән бала мәктәптә була.
Фельдшер ханым кул астындагы чараларны кулланып янгынны да сүндерә. Янгын турында белдерүче сигнал узган елның октябрь аенда “Күпбалалы гаилә” программасы буенча урнаштырылган булган. Гаиләнең бәхетенә фельдшер ханым нәкъ шушы мизгелдә, нәкъ шуннан узып барган. Менә шундый кеше кайгысына би­тараф булмаган фельдшер ярдәмендә бәла бәхет­сезлек белән тәмамланмады.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: