Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 март 2021, 11:00

Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертеләчәк

Республика законнарында Русия Федерациясе Конституциясенең өстенлеге турындагы норма күрсәтеләчәк.

Башкортстанда республика Конституциясенә һәм законнарына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү белән махсус комиссия шөгыльләнә. Якын арада узачак утырышта Дәүләт Җыены яңартылган Конституциянең нигезләмәсен хокукый әйләнешкә кертә торган чираттагы закон проектын караячак
Республика законнарында Русия Федерациясе Конституциясенең өстенлеге турындагы норма күрсәтеләчәк. Бу норма исә илнең төп документына каршы килгән халыкара килешүләр нигезләмәләренә кагыла, дип хәбәр итә «Башинформ».
«2020 елның җәендә гомумрусия тавыш бирүләре уздырганнан соң Россия Конституциясе илебезнең дәүләт суверенитетын ныгытуга һәм гражданнарның социаль якланганлыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән җитди үзгәрешләр кичерде. Хәзер Россия хокукының бөтен системасы яңартылган Төп законга туры китерелә. Русия төбәкләре шулай ук бу эшне алып бара», — диде Дәүләт Җыелышы Рәисе Константин Толкачев.
Константин Толкачев фикеренчә, халыкара оешмалар карарларына Конституциянең баш булуын билгеләү — илебезнең Төп законына гомумхалык карары белән кертелгән төп нигезләмәләрнең берсе.
Читайте нас: