Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 март 2021, 10:25

Кыш китәргә теләми

Кыш әллә безне ошатты, әллә исләрендә калдырсыннар мине диме икән: һаман салкыннары белән сыный.

Алдагы тәүлектә дә республикада урыны белән - 30 градуска кадәр суытачак, дип фаразлый синоптиклар.
16 мартта болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем әллә ни булмаячак, төньяк районнарда гына бераз кар явачак. Җил көньяктан секундына 5-10 метр исәчәк.
Һава температурасы төнен төньяк районнарда -10, -15 градус тирәсе булачак, көньяк районнарда -18, -23 градуска, ә урыны белән -30 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез термометр баганалары -1, -6 градус күрсәтәчәк.
Юлларның кайсыбер участокларында томан булуы ихтимал.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, хәвефле метеорология күренешләре көтелми.
Автор: Язгөл Сафина.
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: мояоколица.рф
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/718147.
Читайте нас: