Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 апрель 2021, 15:53

Инновацияләргә багышланган гомер

Уйлап табучы Анатолий Гералевич Жуков балачактан ук очу аппараты уйлап табарга хыяллана һәм барлык гомерен шуңа багышлый. Техник иҗат белән ул сигез яшьтән, ягъни 1963 елдан, ә авиация-техник иҗат белән 45 ел ел шөгыльләнә. Аның исәбендә патентлы бик күп уйлап табылган әйберләр бар, ләкин ул ирешелгәннәр белән тукталырга уйламый, яңа һәм файдалы модельләр уйлап табуын дәвам итә. Моңа аны кешелекнең көндәлек тормышын яхшырту теләге этәрә дә инде.

Ел саен Анатолий Ге­ра­левичның эшләнмәләрен күрү өчен дөньяның төрле почмакларыннан хезмәт­тәш­лә­ре, журналистлар һәм теле­визион компанияләр ки­ләләр. Шул көннәрдә Карлыман станциясендә ур­­наш­кан инновацион оста­ханәдә хәвефсез очу аппаратлары, җыелмалы тентлы япмалар, экзоскелетлар, кояш коллекторлары һәм башка бик күп әйберләр уйланыла. Биредә Бөтенрусия уйлап табучылар җәм­гыятенең Үзәк Советы рәисе Антон Анатольевич Ищенко һәм Бөтенрусия уйлап табучылар җәмгыятенең Башкортстандагы төбәк оеш­ма­­сы рәисе Равил Миргасим улы Әхмәтшин булып китте. Алар Анатолий Гералевичның уйлап тапкан әйберләре белән танышты.
- Анатолий Жуковның иҗади остаханәсендә кы­зыкл­ы һәм файдалы әйбер­ләрдән күзләр камаша. Би­ре­дә яңа эллип канат рә­вешендәге хәвефсез дельтаплан, сазлыкта йөри ала торган техника, аякларны өскә күтәреп, умыртка баганасын тарттыру өчен тренажер, тиз сүтеп-җыела торган патентлы конструкция, электр уты һәм двигательләр файдаланмый гына кешене күтәрә торган уникаль лифт та бар. Анатолий – экзоскелет та уйлап тапкан, аңа патентны ул 80нче еллар азагында ук алган. Ә ул тагы әллә нинди идеяләр белән яна. Менә шундый иҗади дәрт белән яшәгән ныклы иңнәргә Русия таяна ала да инде, - ди Антон Анатольевич.
Уйлап табучы әйтүенчә, транспорт, торак, биналарны җылыту өлкәсендә аның идеяләре күп әле, аларның барсын да гамәлгә ашыру өчен Анатолий Гералевич 200 яшькә кадәр яшәргә җыена. Шуның өчен дә ул сәламәт тормыш алып бара: физик күнекмәләр ясый, тәнен чыныктыра. 20 елдан артык вегетарианец булып тора, ун елга якын азыкларны чи килеш ашый, бары тик үз бакчасында үсте­релгән яшелчә һәм җиләк-җи­мешләр белән генә тук­лана. Тоз һәм шикәр бө­тенләй кулланмый, салкын су эчә. Мондый яшәү рәвеше алып барган 66 яшьлек ир үзен 25 яшьлек итеп хис итә.
Хәзер ул Равил Миргасим улы Әхмәтшин белән бергәләп көнкүрештә кулланыла торган электр энергиясе генераторы өстендә эшли. Ул йорт хуҗа­лыгын тулысынча ток белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк; шулай ук эллипс канатлы һәм вертикаль күтәрелүче җиңел самолет һәм башка аппаратлар өстендә эшли.
- Вертикаль күтәрелүче боҗра канатлы гибридлы “Элолёт” очу аппараты (винтокрыл) вер­толёт, самолёт, автожир, экран­оплан, һава мендәре аппар­аты үзенчәлекләрен бер­­ләш­­терә. Якын киләчәктә мондый очу аппаратлары пилотсыз режимда очачак, теләсә-кайсы ихатадан, түбәдән, корабль палубасыннан урыннан очып китә һәм килеп утыра алачак, хәтта автомобильне дә алмаштыра алачак, дип уйлыйм. Вертолёттан аермалы буларак, бу гибрид очу аппараты шактый экономияле, двигатель сүнгән очракта да, арытабан нишләргә кирәклеген җиңел планлаштыра ала. Аның фюзеляжы, өстән караганда эллипс рәвешендәге боҗралы канаты, вертикаль күтәрелеп китү һәм төшү өчен фюзеляжның уң һәм сул ягында канат яссылыгында урнашкан горизонталь очыш өчен һава винты бар.
Очкан вакытта күтәрү винтлары хәрәкәткә китерелә. Очып китеп, тиешле биеклек җыйганнан соң, маршлы һава винты кабына һәм очу аппараты горизонталь тизлек җыя, күтәренке винтлар шул вакытта туктый һәм ул канатның күтәренке көче һәм марш винтының тарту көче исәбенә оча. Очу аппаратын утыртканда винтлар хәрәкәткә китерелә, ә маршлы һава винты сүндерелә. Аппарат вертикаль килеп утыра, - ди уйлап табучы.
Нигезен самолет канаты тибындагы гамәлдәге гибрид очу аппаратыннан аермалы буларак, боҗралы винтокрыл бик күп өстенлекләргә ия, шуларның берсе – хәвефсезлек. Үзенең очу аппаратын эшләгән һәм сынаган вакытта Анатолий Жуков берничә тапкыр егылган, сөяк­ларен сындырган, гипста йөре­гән, ләкин алдына куйган максатыннан беркайчан да чигенмәгән. Сынаулар һәм модификация нәтиҗәсендә боҗ­ралы форманың концепциясен эшләгән, ул бәйләнгән вакытта штопорга төшми, ә акрын гына тизлектә очуын дәвам итә. Анатолий Гералевичның сүзләренә караганда, бу очу аппаратының тәҗрибә үрнәген эшләү өчен күп вакыт һәм акча таләп ителә. Киләчәктә бу идея белән кызыксынган инвестор табылыр, дип өмет итә.
- Шулай ук канатның эшләү ысулын уйлап таптым. Канат­ның хәрәкәте кошларныкына караганда яхшырак булсын өчен озак кына уйларга туры килде. Канат өскә табан хәрәкәт иткәндә азрак каршылык белән кабырга ярдәмендә баруын, аннары һаваны тартып алып, астына кертә алуын уйлап таптым. Мондый траекторияне проектладым. Шул ук вакытта канат киресенчә җил тегермәне сыйфатында да эшли ала. Анна­ры бу канатның яңа траекториясен тормышка ашырырга мөм­­кинлек бирә торган механи­зм­нар турында уйлап, аларның берничә мо­ди­­фи­кациясен эш­ләдем. Аларны тимердән ясап, җил тегермәне сыйфатында сынап карадым. Барсы да эшли. Оптималь үрнәккә чыгу өчен алда бик күп тикшерүләр үт­кәрәсе һәм эшләнмәләр ясыйсы бар. Тикшерүләр һәм модифи­кацияләр өчен бу үзе бер юнә­леш, зур индустрия, дип уй­лыйм. Әле бу башы гына, - ди Анатолий Жуков. (Бу конструк­циянең фоторәсемен хәзергә гәзит битләрендә бирә алмыйбыз, чөнки автор аңа патент алмаган әле).
Анатолий Гералевичның дельталёт очучысы таныклыгы бар, ул 1976 елның җәендә үк оча башлаган. Кызганычка каршы, аңа рөхсәт документларынан һәм ел саен үзенең очу аппаратына сертификация алу кебек катлаулы процедуралар үткәрүдән башка очуны тыялар. Шулай ук уйлап табучының кешелек тарафыннан таләп ител­гән эшләнмәләре өчен салым түләтүләре кәефен кыра. Мәс­әлән, үз куллары белән ясалган дельталет өчен ул артык коэффицент белән транспорт салымы түли.
Киләчәктә уйлап табучылар­ның транспорт чараларына нин­дидер өстенлекләр булыр дип өмет итә. Чөнки аның иде­яләре бик күп, һәм гомеренең күп өлешен Анатолий Гералевич авиациягә һәм эшләнмәләргә багышлаган. Ул бик күп файдалы модельләр уйлап тапкан, 13 патенты, уйлап табуларга авторлык таныклыклары (СССРда уйлап табуларга авторлык хокукларын раслаучы докумынты) бар һәм ул ире­шел­гәннәр белән генә тукталып калырган җыен­мый.
Анатолий Жуков әйтүенчә, ул үзе уйлап тапкан һәм гамәлгә ашырылган әйберләрен кеше­лек­кә мирас буларак калдырыр­га тели. Аңа ныклы сәламәтлек һәм һәм уй-хыялларының уңыш­лы тормышка ашуын телибез.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: