Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 апрель 2021, 09:53

Тирә-як чистарып калды

10 апрельдә гомум республика өмәсе үткәрелде. Анда район халкы да актив катнашты.

Шимбә көнне иртән-иртүк оешма һәм предприятие хезмәткәрләре һәм авыл халкы эш коралларын алып өмәгә чыкты. Район үзәгенең 2нче санлы урта мәктәбе яны да гү килеп торды.
- Без агачларны кисеп чыктык, хәзер коелган ботакларын җыясы гына калды. Бу эштә безгә авыл Советы хакимияте ярдәм итте. Һәр яклап ярдәм күрсәткәне, бер проблеманы да игътибардан читтә калдырмаганы өчен авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатовка рәхмәт белдерәсе килә.
Безнең коллектив шимбә өмә­сенә күтәренке кәеф белән чыкты. Укытучылар тышта эш­лә­сә, техник персонал тәрә­зә­ләрне, азык-төлек блогын юалар, ә мәктәп укучылары үзләренә беркетелгән биләмәне тәртипкә китерәләр, - ди мәктәп директоры Михаил Климкин.
Гомумән, район үзәгендә эшләр гөрләп торды. Йола буенча, һәр оешма беркетелгән биләмәләрдә эшләде. Шулай, “Водоканал” җәмгыяте - Аксаков урамында, Авыргазы күп­профильле колледж филиалы - Совет урамында, Физкультура-сәламәтләндерү комплексы стадионны тәртипкә китерде. Шу­лай, Авыл хуҗалыгы ида­рәлеге коллективы да шимбә өмәсенә дәррәү чыкты.
– Без Киров урамында Саклык банкыннан башлап ти­по­гра­фиягә кадәр эшләдек: агач төп­ләрендә калган карларны кө­рәдек, юллардагы асфальтны себердек. Чара бик күңелле үтте. Чөн­ки өмә, тәү чиратта, чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәй­рәме, - ди авыл хуҗалы­гының баш агрономы Руслан Зиннә­тул­лин.
Кар көрәлде, боз ватылды, чүп-чар җыелды, юллар себерелде. Шулай итеп, гомум көч белән тирә-як чистарып, яктырып, күркәмләнеп калды. Ләкин яз башланып кына тора, димәк, төзекләндерү эшләре тәмам­лан­маган әле. Алдагы республика шим­бә өмәсе 24 апрельдә үткә­реләчәк.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: