Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2021, 10:10

Русия Президенты В.Путинның Юлламасы

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Русия сынауларны ышанычлы җиңә
Владимир Путин быелгы Юлламаны башлыча сәламәтлек саклау, социаль сәясәт, икътисад кебек эчке мәсьәләләргә багышлады.
Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында сүзне пандемия чорындагы яшәү рәвешеннән башлады. Владимир Путин гомерләрен куркыныч астына куеп пандемия белән көрәшкән медицина хезмәткәрләрен мактады. Ул шулай ук инфекциягә каршы көрәшкә өлеш керткән галим­нәргә рәхмәт белдерде.
Чыгышында шулай ук ул волонтер­ларның хезмәтен югары бәя­ләде.
- Миллионнар волонтёрлар рәтенә басты, кешедән кешегә йөреп, ярдәм итү маршрутларын төзеделәр. “Без бер­гә” гомумрусия акциясе төрле һө­нәр ияләрен һәм яшьләрне бер­ләш­терде.
Ил тарихына күз салсаң, нинди генә сынауларга дучар булсак та бер­дәмлек аркасында без аларны җиңеп чыкканын күрәбез. Һәм хәзер дә безнең өчен беренче планга гаилә, дуслык, үзара ярдәмләшү, шәфкатьлелек, бердәмлек чыкты. Бу җәһәттән волонтерларга зур рәхмәт, - диде ул.
Балаларга, йөкле хатыннарга ярдәм
Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында игълан итте. Әйтик, август урталарында русиялеләр мәк­тәп­тә укучы һәр балага 10 мең сум күлә­мендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак.
Путин түләүләрне 2021 елның көзендә мәктәпкә барачак булачак беренче сыйныф укучыларына таратырга кушты. Президент тулы булмаган гаилә­ләргә аерым ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте, мондый гаиләләрдәге 8 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга 5 650 сум күләмендә акча биреләчәк. Моннан тыш, дәүләт башлыгы мохтаҗ йөкле хатын-кызларга аена 6 350 сум түләргә тәкъдим итте.
Алимент һәм “больничныйлар” турында
Русия Президенты Владимир Путин балалар өчен алиментлар түләмәүне илдә хәл ителергә тиешле проблема дип атады.
”Әни кул баласы белән төрле ведомстволар бусагаларын таптарга тиеш түгел”, - диде дәүләт башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, илдә ве­домствоара багланышлар системасын төзергә кирәк, шул исәптән банклар белән дә. Бу алиментларны түләттерү буенча суд карарларының һичшиксез үтәлешен тәэмин итәргә тиеш. “Дәүләт бала хокукларын якларга тиеш”, - дип ассызыклады Путин.
7 яшькә кадәр бала тәрбияләгән хатыннарга “больничный”ны 100 процент күләмендә түләргә тәкъдим итте.
Президент шулай ук балалар өчен яңа түләүләргә анонс ясады һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәр бала тәрбияләнгән тулы булмаган гаиләләргә аерым ярдәм күр­сәтергә тәкъдим итте. Мохтаҗ йөкле хатыннарга ай саен 6350 сум күләмендә түләү билгеләнергә мөмкин.
Юллама бәясенең яртысы кире кайтарыла
Владимир Путин балалар ял итсен өчен мөмкинлек тудырырга тәкъдим итте. Ул балалар лагерьларына юллама хакының яртысын кире кайтарырга тәкъдим итте. Президент шулай ук Русия буенча граж­дан­нарның туристик сәфәрләргә кит­кән чыгымнарының 20 процентын кире кайтару буенча программаны ел ахырына кадәр озайтырга кушты. Студентлар туризмы аерым игътибар таләп итә. “Үзләрен олимпиадаларда, волонтерлык һәм иҗади башлангычларда күрсәткән яшьләрне бүләкләргә кирәк. Мондый балалар өчен каникуллар чорында да, ягъни кызу сезонда да акча кире кайтарылачак”, - диде дәүләт башлыгы.
Ике елда - 45 мең бюджет урыны
Владимир Путин Федераль Җы­елышка Юлламасында югары уку йортларына ярдәм итүне бурыч итеп куйды. Киләсе ике елда Русия югары уку йортларында 45 мең бюджет урыны ачылачак, аларның 70 проценттан да ким булмаган өлеше чыгарылыш сыйныф укучылары кирәк булган төбәкләргә тап­­шырылачак. Йөздән дә ким булмаган югары уку йорты технопарклары ачу, уку базасын яңарту һәм башка мөһим эшләр өчен 100 миллион сумнан башлап грантлар алачак. Мондый ярдәм дәүләт югары уку йортларына күр­сәтеләчәк.
“Демография өлкәсендә гадәттән тыш хәл...”
Владимир Путин Федераль Җы­елышка Юлламасында демография мәсь­­әләсенә дә тукталды.
- Эпидемия узган гасырның 40нчы һәм 90нчы еллардагы демографик хәлнең кире нәтиҗәләрен юк итәргә тырышкан чорга туры килде. Аңлый-быз, бүген демография өлкәсендәге хәл гадәттән тыш. Моны танырга, күздә тотарга һәм бу хәлдән чыгып эш итәргә кирәк.
Русия халкын саклау - безнең югары өстенлегебез. Гаиләне яклау турында яңартылган Конституциянең барлык нигезләмәләре, балаларны тәрбияләү­дә ата-аналарның мөһим роле, социаль гарантияләрне ныгыту, икътисадны, мәгарифне һәм мәдәниятне үстерү турында шушы өстенлек белән бил­ге­ләнә.
Безнең стратегия халык санының тотрыклы үсешенә яңадан чыгу, 2030 елда Русиядә уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җиткерергә тиешбез.
Ста­тис­тика, кызганычка каршы, күңелсез саннар бирә. Без кимүне кү­рәбез. Аңлашыла, бу пандемиягә нык бәйләнгән. Әмма стратегик максатлар булдырып, бу мөһим юнәлештә эш­ләргә тиешбез, диде ул.
Альбина Бикмаева.
Фото: сайт "Кызыл таң".
Читайте нас: