

Чара Мәскәүдә “Манеж”да ачык форматта узачак, анда коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында бары тик 500 журналист кына аккредитацияләнә. Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән чит ил журналистлары да, дәүләт башлыгына сораулар бирә алачак. Чараның туры трансляциясе федераль каналларда узачак.
“Президентка журналистлар ирекле рәвештә сораулар бирәчәк, - дип ачыклык кертте Кремль вәкиле Дмитрий Песков. – Эпидемиологик хәл катлаулы булганлыктан, журналистлар санын чикләргә, ә алар утырачак мәйдан киңлеген арттырырга карар ителде”.
Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды җитәкчесе Константин Костин фикеренчә, матбугат конеренциясендә Русия Президенты бүген иң актуаль темаларга кагылыр дип көтәлә. Алар арасында җәмәгать урыннарында QR-кодлар системасын кертү, коронавирус белән көрәш, пандемия чорында икътисадка һәм гражданнарга ярдәм итү, шулай ук халыкара иминлек мәсьәләләре булачак.
Русия Президенты журналистлар белән 2001 елдан бирле ел саен матбугат конференциясе форматында очраша. Узган ел чараның форматы үзгәртелде: журналистларның бер өлеше Владимир Путин белән бергә аның Мәскәү янындагы “Ново-Огарево” резиденциясендә булды, бер өлеше “Халыкара сәүдә үзәге”ннән видеоэлемтә аша аралашты.
Фото: “РИА-Новости”