Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 декабрь 2021, 09:33

Радий Хәбиров "Теләкләр чыршысы" бөтенрусия акциясенә старт бирде

21 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада «Теләкләр чыршысы» бөтенрусия акциясенә старт бирде. Открыткалар рәвешендәге Яңа ел агачын “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге бинасында урнаштырдылар.

Радий Хәбиров "Теләкләр чыршысы" бөтенрусия акциясенә старт бирде
Радий Хәбиров "Теләкләр чыршысы" бөтенрусия акциясенә старт бирде

«Теләкләр чыршысы» хәйрия проектын Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2019 елда эшләтеп җибәрделәр.

Аның асылы шунда ки, илнең теләсә кайсы кешесе «Ёлкажеланий.рф» порталында теркәлә һәм акциядә катнашучыларга - ятим балаларга, аз керемле гаиләләрдән сабыйларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм авыр чирләр белән авыручыларга Яңа ел бүләге бирә ала.

Башкортстанда проектка 531 кеше кушылды инде, шул исәптән республика Хөкүмәте әгъзалары, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар, артистлар.

Радий Хәбиров Яңа ел агачыннан акциядә катнашучыларның теләкләре белән дүрт шарны алды.

Чишмә районыннан 11 яшьлек Евгений Буданов велосипеды булуын тели. Уфадан 8 яшьлек Нияз Каюмов - квадрокоптер турында, ә 15 яшьлек уфалы Данил Ларуков поезд машинисты ролендә булырга хыяллана. Тагын бер теләк - Зианчура районыннан 11 яшьлек Элина Ямагуловадан, ул Уфа ипподромында атта йөрү буенча осталык дәресе алу турында хыяллана.

- "Теләкләр чыршы"сында теләкләр белән шарлар күп, һәм без, һичшиксез, барысын да гамәлгә ашырачакбыз, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
 
Радий Хәбиров "Теләкләр чыршысы" бөтенрусия акциясенә старт бирде
Радий Хәбиров "Теләкләр чыршысы" бөтенрусия акциясенә старт бирде
Автор:Алсу Каримова
Читайте нас: