Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2021, 13:36

Коткаручылар көне белән!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия коткаручылар көне белән котлады.  

Коткаручылар көне белән!
Коткаручылар көне белән!
"Сезнең игелекле һөнәрегез хөрмәткә лаек. Сез һәрвакыт иң катлаулы һәм куркыныч заданиеләрне үтәргә әзер. Батырлык үрнәге күрсәтеп, беренче булып бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәмгә киләсез.

Бүген Башкортстанда комплекслы хәвефсезлекне тәэмин итү системасының мөһим өлеше буларак, илдә ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча иң ышанычлы мобиль хезмәтләрнең берсе эшли. Сезнең көйле гамәлләрегез нәтиҗәсендә быел республикада 1 300дән артык кеше гомере коткарылды. Зур янгыннар җитди сынау булды, сез утны торак пунктларга кертмәдегез.

Сезнең һәрберегез аерым җаваплылык тоеп эшли, катлаулы, бик мөһим хезмәтегездә һөнәри һәм кешелек бурычларын намус белән башкара. Рәхмәт сезгә! Хезмәтне булдыруга зур өлеш керткән кадерле ветераннарыбыз алдында баш иябез.

Киләчәктә дә безнең коткаручылар республика халкы өчен катлаулы хәлләрдә ышанычлы калкан булып калыр дип өметләнәм. Мондый сынаулар мөмкин кадәр азрак булсын!

Үзегезне саклагыз! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!"

Фото: culture.ru

Автор:Резеда Галикәева

Коткаручылар көне белән!
Коткаручылар көне белән!
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: