Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 гыйнвар 2022, 10:26

Башкортстан укучылары өчен — 55,5 миллион сум

Туристик программа өчен федераль бюджеттан 18 төбәккә 500 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.  

Башкортстан укучылары өчен — 55,5 миллион сум
Башкортстан укучылары өчен — 55,5 миллион сум
Агымдагы елда Русиядә мәктәп укучылары өчен туризмны популярлаштыруга юнәлтелгән яңа сынау программасы эшли башлаячак.

Аның төп максаты — балаларны кыска туристик сәяхәтләр кысаларында туган як тарихы белән таныштыру. Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин бу максатларга 500 миллион сум акча бүлеп бирү турындагы боерыкка һәм төбәкләргә субсидияләр бирү кагыйдәләре турындагы карарга кул куйды.

Субсидияләрне мәктәп яшендәге балалар өчен махсус эшләнгән турпакетлар булдырган 18 төбәк алачак. Алар арасында — Башкортстан, Адыгея, Ставрополь крае, Вологда, Калининград, Курск, Новгород, Сахалин, Чиләбе, Ярославль, шулай ук илнең башка өлкәләре бар.

Федераль акчалар әлеге программага чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан 55,5 миллион сум акча алачак.
Программаны эшләүчеләр быел 5-9нчы сыйныфларда белем алучы 100 меңнән артык укучы бер яки берничә көнгә сәяхәткә китә алыр дип өметләнә.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко ачыклап узганча, программа “Туристик продуктларның һәркем өчен мөмкин булуын арттыру” федераль проекты кысаларында “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләтеп җибәреләчәк, аның максатларына 2024 елга кадәр 3,5 миллиард сум каралган. Программа 5-9нчы сыйныф укучылары өчен танып-белү туризмын арттыруга юнәлтелгән.

Гражданнар, экскурсияләр һәм кунакханәләрне дә кертеп, туристлык маршрутын үзләре сайлый алачак. Сәфәр дәвамлылыгы 24 сәгатьтән дә ким була алмый. Мондый сәфәрләрнең бәясе бюджет исәбенә һәр укучыга 7 мең сумнан да ким булмаска тиеш, аларның 5 мең сумы федераль бюджеттан гарантияләнгән булачак. Хөкүмәттә программаның киләсе этабына илнең башка субъектлары да кушылыр дип белдерәләр.


 
Фото: kp.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Башкортстан укучылары өчен — 55,5 миллион сум
Башкортстан укучылары өчен — 55,5 миллион сум
Автор:Алсу Каримова
Читайте нас: