Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь , 15:00

Җылыту мизгеле башланды

Көз җитте, салкынайтты, өйләргә җылы бирделәр. Бу мизгелдә республика халкы җылылык өчен ничек түләячәк? “1/8” схемасы нәрсә ул? Бу сораулар белән “Теплосеть” җәмгыяте директоры Марс Латыйповка мөрәҗәгать иттек.

Җылыту мизгеле башланды
Җылыту мизгеле башланды

- Марс Наил улы, күпфатирлы йортларда яшәүче күп кенә район халкын җылыту өчен түләүнең кайсы чорда исәпләнүе кызыксындыра.

- 2019-2020 еллардагы җылыту мизгеле башланганнан бирле Башкортстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре җылыту өчен түләүнең яңа ысулына - җылыту чоры дәвамында “1/8” схемасына күчтеләр. Гомумйорт җылылыкны исәпкә алу приборы (ОДПУ ТЭ) белән җиһазландырылмаган йортларда яшәүчеләрдә: “Җылылык чоры кайсы айдан башлана, чөнки җылылыкны сентябрь ахырында да, мәсәлән, октябрь башында да бирергә мөмкиннәр? – дигән сорау килеп туа. Шуңа күрә 2024 елның 3 апрелендә Башкортстан Республикасы хөкүмәте карар кабул итте, аңа ярашлы, җылылыкны исәпкә алу приборлары булмаган йортларга җылылык өчен түләү исәпләү чоры билгеләнде. Анда: “Җылылык энергиясен исәпкә алуның күмәк (гомумйорт) приборлары белән җиһазландырылмаган күпфатирлы һәм торак йортларда җылылык чоры дәвамында җылылык буенча коммуналь хезмәт күрсәтүгә түләү күләмен исәпләүгә бердәм ысул тәэмин итү максатында 2024 елның 1 сентябреннән башлап җылылык чоры айларының санын сигез календарь айга - сентябрьдән апрельгә кадәр кабул итәргә” диелә.

- Ягъни, карар җылылык энергиясен бирүнең башын һәм ахырын билгеләми?

- Әйе. Элеккечә үк, җылылык бирү һәм аны сүндерү урындагы үзидарә органнарының билгеләнгән тәртиптә кабул ителгән карарлары нигезендә башкарылачак. Кабул ителгән карар гомумйорт җылылыкны исәпкә алу приборы белән җиһазландырылмаган йортларда яшәүчеләр өчен түләүләр төгәл 8 ай эчендә, ягъни сентябрьдән апрельгә кадәр исәпләнәчәк. 2023-2024 елларның көзге-кышкы җылыту мизгеле нәтиҗәләре буенча җылылык ресурслары өчен соңгы исәпләүләр май аенда формалаштырылган. Ягъни, 2023- 2024 елларда “Җылылык” хезмәте өчен акча 2023 елның октябреннән 2024 елның маена кадәр исәпләнә. Димәк, норматив буенча түләүче йортларда яшәүчеләр соңгы квитанцияләрне май аенда алдылар.

- Мондый тәртип барлык күпфатирлы йортларга да кагыламы?

- Юк, бары тик җылылык энергиясен исәпкә алу приборы белән җиһазландырылмаган күпфатирлы йортларга гына. Бу очракта җылылык буенча коммуналь хезмәт күрсәткән өчен түләү күләме җылылык ресурсларын куллану нормативыннан чыгып билгеләнә. Мондый прибор урнаштырылган йортларда яшәүчеләр җылылык ресурсы өчен “факт буенча” түлиләр.

Светлана Карпова.

Җылыту мизгеле башланды
Җылыту мизгеле башланды
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: