Анда район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева, БР Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова, БР Агросәнәгать комплексының мәгълүмати-консультация тәэмин итү секторы, БР Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге мөдире Ильвира Сәфиуллина, Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге җитәкчесе Эльвира Абдуллина, БР Авыл хуҗалыгы хатын-кызлары берлеге рәисе Лилия Кашфуллина, лидерлар һәм авыл биләмәләре хатын-кызлар советлары активы, республиканың башка районнарыннан килгән кунаклар, шулай ук эшкуар хатын-кызлар катнашты.
Икенче кат файесында волонтерлар хәрәкәте тарафыннан “Алга, шәйморатовлылар!” дип исемләнгән һәм "Ватан" штабының күргәзмәләре оештырылды.
Авыл җирендәге хатын-кызлар советларының эше күп еллар дәвамында урындагы халыкның яшәү шартларын яхшыртуда, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда һәм мәдәни, рухи йолаларны саклауда мөһим роль уйный.
- Бүген хатын-кызлар барлык өлкәләрдә, бигрәк тә эшкуарлык эшчәнлегендә эшли.Алар һөнәри өлкәдә генә түгел, гаилә учагын саклаучылар да булсын өчен барлык шартлар да тудырыла, - диде Рәшидә Искәндәр кызы.
Катнашучы хатын-кызлар, гаилә һәм балалар хокукларын яклауга юнәлдерелгән дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру контекстында хатын-кызлар советлары эшенең нәтиҗәлелеген ничек арттырырга дигән мөһим мәсьәләләр хакында җылы һәм дустанә шартларда фикер алыштылар. Семинар ачык диалог формасында узды, анда һәркем кызыксындырган сорауларын бирә алды.
Ишембай районыннан Гүзәл Шаһиева, Стәрлетамак районыннан Люция Шәяхмәтова һәм районның хатын-кызлар советы рәисе Виктория Мөхәммәдиева хатын-кызлар советына җитәкчелек итүдә уңай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Букөнне Гөлнара Исәнбаева, Виктория Мөхәммәдиева, Олеся Әминева, Альмира Гозәерова һәм Эльвира Хәлимова БР Хатын-кызлар берлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Семинарда катнашучылар арасында Нина Филиппованың осталык дәресе зур кызыксыну уятты.
Чара ахырында катнашучылар оештыручыларга ачык диалог һәм яңа белем алу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерделәр. Күпләр билгеләп үтүенчә, мондый семинарлар мәгълүмат биреп кенә калмый, ә тормышта һәм карьерада яңа казанышларга да илһамландыра.
- Без бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм алга таба үсешү өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш, - дип ассызыкладылар чарада катнашучылар.
Районның хакимият башлыгы урынбасары Гөлнара Исәнбаева мондый инициативаларның дәвам итүенә өмет белдерде. Ул ассызыклавынча, көчләрне берләштереп кенә авылда яшәүче хатын-кызларның тормышында сизелерлек үзгәрешләргә ирешеп була.
Семинархатын-кызлар хәрәкәте үсешендә мөһим этап булды һәм катнашучыларның барысы да яңа казанышларга һәм үз бергәлекләре файдасына бергәләп эшләргә әзер булган тулы энергия һәм мотивация белән киттеләр.
Светлана Әхмәтҗанова.