Чарада РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев һәм җиденче чакырылыш БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Тимергали Уразгулов катнашты.
Көн тәртибендә бер мәсьәлә торды - контракт буенча Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы муниципаль район хакимияте башлыгын билгеләү.
Муниципаль район Советы рәисе Ринат Шәйбаков район җитәкчесе вазыйфасына конкурсның ничек узуы турында сөйләде. Аның нәтиҗәләре буенча тавыш бирүгә ике кандидат – Альфир Сабиров һәм Андрей Матвеев тәкъдим ителде. Тавыш бирү барышында район Советы депутатлары бертавыштан хакимият башлыгы вазыйфасына Альфир Фәрхәт улын сайладылар.
Җыелучыларны мөһим вакыйга белән Павел Качкаев котлады.
- Мин Альфир Фәрхәт улын муниципалитет башлыгы итеп билгеләнгәннән бирле беләм. Һәм ул миңа шәхсән барлык фикерләрне тыңлый һәм дөрес карар кабул итә ала торган кеше буларак ошый.
Барыгызны да Альфир Сабировның район хакимияте башлыгы булып калуы һәм аның белән бергә алга баруыгыз белән котлыйм, - диде Павел Рюрикович.
БР Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе урынбасары – урындагы үзидарә органнары белән үзара эшләү бүлеге мөдире Искәндәр Саньяров район Советы депутатларына һәм район хакимияте башлыгы командасына эшләрендә уңышлар теләде.
- Башланган эшне дәвам итү һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калмау мөһим. Киләсе ел республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы дип игълан ителде. Безнең бөтен көчебез республикада яшәүчеләрнең әлеге категориясенә ярдәм итүгә юнәлдерелергә тиеш.
Хөрмәтле район Советы депутатлары, сезнең һәр карарыгыз район халкы турында кайгыртуга юнәлдерелсен. Барыгызга да зирәклек, сабырлык, уңышлар, кызыклы планнар һәм ниятләр, муниципалитет һәм республика файдасына ниятләнгәннәрне тормышка ашыру өчен көч телим, - дип ассызыклады Искәндәр Фәнзил улы.
Альфир Сабиров депутатларга ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- Депутатлар корпусына ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен. Алда эшләр күп икәнен аңлыйм, беренче чиратта торак-коммуналь, авыл хуҗалыклары, мәгариф өлкәләрендә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Әмма беренчел бурыч - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров та киләсе елның шундый тематикасын игълан итте, - дип билгеләп үтте яңа билгеләнгән район хакимияте башлыгы.
Чара тәмамлангач, җыелучылар турыдан-туры Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаевка сораулар бирделәр. Район Советы депутаты Рәвис Хаҗиев Кырмыскалы авылында мәктәп кайчан төзеләчәк дип сорады. Павел Рюрикович, киләсе елда авыл җирендә мәктәпләр төзү буенча федераль программа старт алачак дип аңлатты.
Ә Альфир Фәрхәт улы бу проектта Кырмыскалы районы заявкасы республикадан беренчеләрдән булып тора, дип өстәде. Кабак авыл Советы башлыгы Руслан Әюпов авыл биләмәсендә чистарту корылмалары мәсьәләсен күтәрде. Әлеге бурыч муниципалитет җитәкчесе күзәтүе астында тора һәм планлы рәвештә хәл ителә.
Әлфия Әхмәдуллина.