Кулларына корал тотып, Ватаныбызны дошманнардан сакларга туры килгән сугыш ветераннарының саны елдан-ел кими. Хәзер район биләмәсендә 18 фронтовик яши. Узган елда кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта катнашкан 7 ветеран фани дөньядан китеп барды. М.В.Хәбибуллин – аларның берсе. Чынында исә, ул яши генә түгел, җиңә дә белгән легенда иде.
…1942 елда Мөдәрис Хәбибуллин Авыргазы районының Ишле урта мәктәбен тәмамлаганда фашистларның безнең илгә басып керүенә бер ел үткән була. Иске Ибрай авылы егете кулына өлгергәнлек аттестаты белән бергә диярлек хәрби комиссариатка повестка да ала.
Уфа хәрби-пехота училищесы курсларын тәмамлаганнан соң, декабрь азагында аларны фронтка озаталар. Каты сугыш сөлектәй егетләрне сынап кына тора, ул күпме кешенең гомерен өзде, күпме баланы ятим итте, аналарны тол калдырды...
- Безне Станинград янындагы алышта катнашу өчен әзерләделәр, ләкин көтмәгәндә Харьков юнәлешендә алып киттеләр, - дип хәтерләде ветеран.
Шулай, 1943 елның гыйнварыннан 1944 елның декабренә кадәр өлкән сержант М.Хәбибуллин дошманга каршы каты алышларда катнаша. Тәүге сугышта ук берничә курсташы һәлак була. Соңыннан яу яланнарында һәлак булган полкташларының исәбе-саны булмый. Ә Мөдәрис тәүдә автомат ротасында – автоматчы, соңыннан – төп командование резервында 129нчы артиллерия полкында радист-разведчик булып хезмәт итә. Белгород, Харьков, Житомир, Бердичев, Каменец-Подольск, Тернополь, Карпаты, Көнбатыш Украина, Польша, Чехословакия – аның фронтта үткән юллары. Карпат тауларындагы сугыш гомерлеккә аның исендә кала, чөнки биредә ул авыр җәрәхәтләнә.
- 1944 елның декабрь иртәсендә безне, дүрт яугирне, яңа күзәтү пунктына китеп барганда дошманнар күреп кала һәм минометтан ут ача. Миналарның берсе безнең кырда гына шартлый. Һушыма килгәндә, янымда ике полкташымның үлгән гәүдәсе ята иде. Янә күз алларым караңгыланды, мин госпитальдә генә һушыма килгәнмен. Баксаң, минем бер аягым өзелгән иде... Шулай ике атна ятканмын. Ессентукидагы госпитальгә мине тәүдә атта, соңыннан самолетта озатканнар. Икенче аягым һәм ике кулым да яраланган иде. Биредә миңа дүрт айдан артык дәваланырга туры килде. Протезда йөрергә өйрәнү дә бик авыр булды, - дип хәтерли иде ветеран.
Егерме яшьлек сержантның яшәргә теләге шулкадәр көчле була, ул үлемне җиңү генә түгел, үзенә һәм тормышына идарә итәргә дә өйрәнә. Сугыштан соң Мөдәрис Вәлиулла улы оештыручы, колхоз рәисе, районның планлау комиссиясе секретаре, районның сәнәгать комбинаты директоры кебек нинди генә вазыйфалар биләмәсен, һәрвакыт идеяләр генераторы булып калды. Иң мөһиме, алдына максат куеп, шуны тормышка ашыра белде. Шул сыйфаты, бәлки, аңа җаваплылык белән эшләргә булышлык иткәндер дә.
Хаклы ялга чыккач та, кул кушырып утыруны өнәмәгән, тынгы белмәгән М.В.Хәбибуллин актив җәмәгать тормышы алып барды. Ике дистә ел ул районның сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе булды, ветераннар эшендә актив катнашты. Ватаныбызны дошманнардан саклауда катнашкан солдат буларак, гомере буе җирдә ныклы адымнар белән атлады һәм һәрвакыт: “Яшәргә - димәк җиңәргә!” – дигән кагыйдә буенча яшәде. Ул аңа тормыш юлын лаеклы үтәргә булышлык итте дә инде.