Бу уңайдан Кырмыскалы авылының Җиңү паркында яугир-интернационалистлар һәйкәленә чәчкәләр салу тантанасы үткәрелде. Нәкъ 1989 елның 15 февралендә сугыш тәмамлана һәм совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Ләкин бу көнне яугирләрнең барсына да туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый, әле булса якыннары һәм туганнары аларны күз яшьләре аша искә ала. Бу көнне Әфганстанда гына түгел, башка төбәкләрдәге хәрби бәрелешләрдә катнашкан ватандашларыбызны да хөрмәтлибез, һәлак булганнарны искә алабыз.
Безнең районнан 200гә якын солдат дәһшәтле сугышларда катнашты, 14е - Әфганстанда һәм 6сы Чечняда һәлак булды. Исән кайтканнары да мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Хәзерге вакытта районда 100 яугир-интернационалист яши. Алар яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә үрнәк булып тора.
Җыелучылар алдында муниципаль район Советы секретаре А.Ф.Сабиров, Кырмыскалы һәм Архангель районнары буенча хәрби комиссар Р.Н.Гыймалов, “Патриот” җәмәгать оешмасы рәисе А.Ә.Ярмөхәммәтов һәм Чечен Республикасында батырларча һәлак булган Валерий Вахитовның әнисе Тамара Витальевна чыгыш ясады. Алар һәлак булучыларның һәм ветераннарның кыюлыгын һәм каһарманлыкларын билгеләп үттеләр һәм барыбызга да тыныч күк йөзе теләделәр.
- Интернациональ бурычны үтәү бик күп ватандашларыбыз өчен фаҗига, олы кайгыга әйләнде. Шуңа күрә намусны, ихтирамны, илсөярлекне, тәҗрибәне саклау зарур. Әфганстан җирендә 800 меңнән артык безнең яугирләр Кабул җире аша үтте һәм 15 меңнән артыгы һәлак булды. Андый сугышны башкача күрергә язмасын. Безнең илебезгә кул сузарга теләүчеләр белеп торсын: аны шул көннәрдә Сириядә “Бу сезгә егетләр өчен!” дип граната шартлатып һәлак булган Роман Филиппов кебек ир-егетләр саклый, - диде үзенең чыгышында Ринат Нуретдин улы.
- Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечен җирендә һәлак булган, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән яугирләрнең якты истәлеге алдында баш иябез. Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчә килсен. Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен, - диде Айрат Әлми улы.
Митинг азагында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар һәм яугир-интернационалистлар һәйкәленә чәчкәләр салдылар.