Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
17 апрель 2018, 12:08

Кеше китә, эзе кала...

Иске Бәбеч авылында талантлы башкорт язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Арыш башагы” тарихи трилогиясе авторы Фәрит Әхмәдулла улы Исәнголовның хәтер кичәсе узды. Әгәр исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде.

Чара авторның һәйкәленә чәчкәләр салу тантанасыннан башланып китте. Соңыннан катнашучылар авыл мәдәният йорты фойесына үттеләр. Биредә Иске Бәбеч модельле авыл китапханәсе тарафыннан язучының тормышына һәм иҗатына багышланган тематик күргәзмә оештырылды.
Җыелучыларны сәламләп, чараны алып баручылар Айсылу Халитова һәм Әлфия Бай­дәүләтова аның иҗади юлына байкау ясадылар, ә Фәүрия Әбүталипова һәм Раил Гыйльманов җыр башкарды.
Фәрит Исәнголовны искә алырга язучының улы – БР Милли архивының баш белгече, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Т.Ф.Исәнголов, социаль мәсьәләләр буенча район хакимияте башлыгы урынбасары И.Ә.Галиәхмәтова, БР Милли архивы директоры урынбасары, БР Язучылар берлеге идарәлеге әгъзасы, “Табын ыруы берлеге” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе Н.Б.Сәлимов, “Шәҗәрә” үзәге җитәкчесе, тележурналист, тарихи фәннәр кандидаты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты С.И.Хәмидуллин, “Шәҗәрә” үзәгенең фәнни хезмәткәре, социологик фәннәр кандидаты И.З.Солтанморатов, “Юлдаш” радиосы хәбәрчесе, Зәйнәп Биишева исемендәге премия лауреаты В.Ф.Ситдыйкова, язучының якыннары һәм дуслары, авыл халкы, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре килгән иде. Аларның барсы да язучыны ачык йөзле, талантлы, тыйнак булуын искә алдылар,
Әдәбият дөньясына Фәрит Исәнголов балаларның һәм үсмерләрнең дөньясын тирән белгән балалар язучысы буларак килеп керә. Үзенең укучылары белән ул кечкенә хикәяләрдән тарихи әсәрләргә кадәр “үсә”.
- Минем әтием укырга ярата иде. Бала чагында ул төнлә ут яктысында яхшырак күренсен дип мич янына барып, күмерләр янып беткәнче укып утырган. Төрле әдәбият, шул исәптән, бакчачылык, балык тоту, гөмбә җыюга багышланган китапларга ул мөкиббән киткән. Бу тамаларны ул җентекле өйрәнгән һәм алар буенча озын лекцияләр сөйли алган, - дип хәтерли Таһир Фәрит улы.
Шулай ук бу көнне башкорт ыруының тарихы сурәтләнгән “Табын” энциклопедиясенең 28нче томына презентация үткәрелде. Аны Иске Бәбеч урта мәктәбе китапханәчесе Г.М.Шәймәрдәнова, китап авторы С.И.Хәмидуллин һәм аның соавторлары алып барды.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас: