Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
27 апрель 2018, 11:39

Солдатлар хәбәрсез югалмый...

Өч ел рәттән З.Ә.Бикбаев җитәкчелегендәге “Йолдыз” эзләнү отряды составында безнең район укучылары “Истәлек вахтасы” эзләнү экспедициясендә катнаша.

Тимер эзләү җайланма­лары, казу эш­лә­рен башкару өчен башка кирәк-яраклар белән “коралланып”, Башкортстан Республикасыннан 25 җитәкче һәм 80 бала, шул исәптән безнең районнан 5 команда - Иске Бәбеч, Бозаяз, Түбәнге Төкен, Иске Кыешкы, Прибельский һәм 1нче санлы Кырмыскалы урта мәктәп­ләреннән 18 укучы Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград өлкәсенең каты алышлар барган Киров районына казу эшләренә юлланды.
- Бу экспедициянең максаты - сугыш барышында һәлак булган, ләкин җирләнми калган совет солдатларын эзләү, аларның һәлак булган урыннары турында туганнарына хәбәр итү.
Яугирләрнең табылган гәү­дәләре чүпрәк белән тышланган агач табутларга салына һәм туганнар каберлегенә җирләнә. Һәлак булганнарның җаннары тынычлык тапсын өчен дин әһелләре дога укый. Узган елда 2 май иртәсендә эзләнү отрядының 120 әгъзасы тезелеп баскач, алар өстеннән өч торна әйләнә башлады. Без барыбыз да башларыбызны күтәреп, аларны күзәттек. Бу якынча 5-7 минут дәвам итте. Табылган кызылармияче­ләр­нең җаннары кошларга әй­ләнеп, солдатларны хөрмәт бе­лән җиргә тапшырган өчен безгә рәхмәт әйтәләр төсле то­елды. Безнең барыбызның да күзләре яшь белән тулды. Бу ис­киткеч гаҗәеп күренеш булды, - ди Зәки Әхмәт улы.
2015-2017 елларда Ленинградны обороналау урын­на­рын­да безнең эзләнү отрядлары тарафыннан 23 кызылармияче табылды һәм хөрмәтләп җирләнде.
Эзләнү отрядлары яугир­ләрнең сөякләрен табып кына калмый, ә тарих белән якыннанрак таныша. Егетләрнең изге бурычы – билгесез сол­датларның исемнәрен тергезү һәм тыныч күк йөзе өчен яу яланнарында башларын сал­ганнарны хөрмәт белән җир­ләү.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: