Ул 1920 елда Сарт-Науруз авылында дүрт балалы гаиләдә икенчесе булып дөньяга килә. Белемгә омтылышы көчле була кызның: 10 сыйныфны тәмамлый, ул вакытлар өчен бу сирәк күренеш була. Мәктәпне тәмамлау белән колхозга эшкә чыга һәм яшьлеге шунда уза, дисәң дә ялгыш булмас.
Гөлҗамал Хәйбулла кызының медицина училищесына укырга кереп, кешеләрне дәвалау һәм авыру әнисенә ярдәм итү теләге белән яна. Ләкин эшче куллар җитешмәгән авыр елларда кешеләрне колхоздан җибәрмиләр, чыгып китмәсеннәр өчен документларын кулларына бирмиләр. Шуның өчен озак кына чыгып китә алмый. Һәм, ниһаять, шәһәргә килеп, училищегә укырга керү бәхетенә ирешә. Диплом алу белән яшь белгечне Благовар районының Языково авылы дәваханәсенә җибәрәләр. Ул анда шәфкать туташы булып эшли.
- Аның куллары алтын иде, юкка гына тиз арада хирургия бүлекчәсенә күчермәгәннәр бит. Гомумән, ул бик яхшы, изге күңелле, ярдәмчел кеше булды. Дәваханәдә ятучылар аны “безнең Ямал” дип йөретәләр, - ди әнисе белән бертуган сеңлесенең кызы Венера Гаделгәрәева, әбисе турында истәлекләрне яңартып.
... 1941 ел. Сугыш башлана. Гөлҗамал беренчеләрдән булып сугышка китәргә теләк белдерә. Бөек Ватан сугышы елларында шәфкать туташының эше бер секундка да туктамый. Канкойгыч сугышларда кешеләр һәлак була, эшче куллар җитешми. Хатын-кызларга ашау да, йокы да эләкми. Гөлҗамал Хәйбулла кызын да бер госпитальдән икенчесенә күчерәләр, ул барлык көчен салып эшли, күпме кешеләрнең гомерләрен коткарып кала.
Бөек Җиңү көнен ул Белоруссиянең Бобруйск госпиталендә каршы ала. Бәхет-шатлыкның чиге булмый. Ләкин бу вакытта ул каты авырый. Тәмам хәле беткән кызны госпиталь вагонына утыртып, кайтарып җибәрәләр. Туган якларына кайткач, хаклы ялга чыкканчы, Кырмыскалы шикәр заводының медицина пунктында шәфкать туташы булып эшли. Аны барысы да ярата, хөрмәт итә Гөлҗамал Хәйбулла кызы 1989 елда 69 яшендә дөнья куя. Ләкин якыннарының, туганнарының күңелендә аның турында якты истәлек яшәвен дәвам итә.