Бәйрәмдә район хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Ф. Котлыбаев, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Макеева, БР Язучылар берлеге рәисе З.Әлибаев, Башкортстанның халык шагыйре, республиканың С.Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты К.Аралбаев, шагыйрь, сатирик, РФ һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе М.Сәлимов, БР Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, Кырмыскалы районының Уфа шәһәрендәге якташлар берлеге рәисе, районның почетлы гражданины Ф.Кодакаев, Башкорт дәүләт университеты профессоры, драматург, публицист, җәмәгать эшмәкәре, районның почетлы гражданины Т. Килмөхәммәтов, филология фәннәре докторы, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак шәһәрендәге филиалы профессоры, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы, республиканың атказанган укытучысы, РФнең югары белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре Р.Әбүталипова, Ш.Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты А.Баймөхәммәтов, районның почетлы гражданины, Иске Бәбеч авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Н.Иштуганова, шагыйрьнең тормыш иптәше Лидия Заһит кызы, улы Илгиз, сеңлесе Рәйсә Нагорная һәм башка кунаклар катнашты.
Шагыйрьне искә алу каберенә барып, чәчкә салудан башланып китте. Аның рухына багышлап Вилдан хәзрәт Хәсәнов Коръән аятьләре укыды.
Соңыннан барсы да авыл читендәге урман буена куелган сәхнә янына җыелды.
- Бүген Ирек Киньябулатовның хәтер кичәсе һәм урам бәйрәме хозур табигать кочагында үтә. Бу авыл халкы өчен куанычлы вакыйга. Безнең район сәләтле кешеләргә бай, шуңа да туган җиребез белән горурланып яшәргә тиешбез, - диде Фәргать Фәрит улы һәм район хакимияте башлыгы исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
- Бүгенге чара аеруча үсеп килгән буын өчен бик фәһемле, алар туган җирен, аның шәхесләрен белеп үсәргә тиеш. Киләчәктә дә районның даны Башкортстан, Русия чикләрен үтеп, дөнья күләмендә яңгырасын, - диде Зәки Арслан улы.
Кәдим Әбделгалим улы изге теләкләрен “Бәхетлебез” шигыре аша җиткерде.
- Берничә ел элек Абдулла авылында үткәрелгән шәҗәрә бәйрәменә Ирек ага белән бергә килгән идек. Абдулла халкы бик тырыш, авыл бәләкәй булса да, бәйрәмнәрне зурлап үткәрәләр. Бүген дә бар җирдә бәйрәм рухы сизелә. Киләчәктә дә шулай яшәргә язсын. Ирек ага районны, авылын, аның халкын яратты, кайтырга һәрвакыт ашкынып торды. Үзе белән йөреткән куен дәфтәренә һәр вакыйганы теркәп барды. Кешеләр белән итагатьле иде, без дә аны яратабыз, ул һәрвакыт безнең күңелдә, - диде Фәнил Шәмсетдин улы.
Билгеле сатирик Марсель Шәйнур улы “Мәхәббәтле каләм” китабыннан кырмыскалыларга багышланган шигырен укып ишеттерде һәм Азамат Муса улына китабын бүләк итте.
- Ирек белән без университетта биш ел буена бергә укыдык, - дип башлады чыгышын Тимергали Әбделгалим улы. – Ул шагыйрь гына түгел, һәр кешене иҗатына алып керүче һәм җиткерүче шәхес булып яшәде. Аның уңганлыгы, шаянлыгы турында әйтеп тә торырга кирәкмидер. Иң пөхтә киенеп йөрүчеләрнең берсе иде ул.
Бу көнне чыгыш ясаучылар аеруча күп булды. Аларның һәрберсендә Ирек Киньябулатовны юксыну тоелды.
Иске Бәбеч авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азамат Муса улы:
- Бүгенге чараны үткәрергә Абдулла халкы үзе теләк белдерде, тирә-як авыллар да аларны хуплады һәм ярдәм итте, рәхмәт аларга, - диде һәм төрле номинацияләр буенча авыл кешеләрен истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтте.
Бәйрәмдә спорт та читтә калмады. “Төз укчы” мәйданчыгында олысы да, кечесе дә уктан атып карады. Гер күтәрү буенча оештырылган бәйгедә дә күпләр көч сынашты. Шулай ук төрле уеннарда авыл халкы зур теләк белән катнашты. Сәхнәдә күңелле җыр-моңнар яңгырап торды.
Әйе, кабер ташын күзләр күрсә дә, якташыбызның арабыздан китүенә күңел һаман да ышанмый. Каләмдәшләре кебек сәхнәгә менәр дә, барсын да үзенә каратып, шаян сүзләре белән күңелләрне күтәреп җибәрер төсле...