Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
21 гыйнвар 2019, 12:24

Үткән гомер – якты хатирәләр

Әсхәт Мәхмүт улы Саттаров 1932 елның 14 мартында Кырмыскалы авылында Сәлимә һәм Мәхмүт Саттаровларның күпбалалы гаиләсендә туган. Урындагы мәктәптә белем ала, ләкин бала һәм үсмер чагы авыр елларга туры килгәнлектән, арытабан укырга мөмкинлеге булмый.

Бөек Ватан сугышы башлану белән әтисе Мәхмүт Закир улы фронтка китә. Фашистларга каршы батырларча көрәшә, үлем белән күзгә-күз очраша, берничә тапкыр яралана, ләкин туган ягына исән-имин әйләнеп кайта.
Ул вакытта инде үсеп буй җиткергән Әсхәт 1945 елның 13 февралендә район эчке эшләр бүлегендә хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Биредә хезмәт итүнең авырлыгын, белешмәләр белән эшләү җиңел түгеллеген, зур җаваплылык таләп ителүен егет яхшы аңлый. Шуңа да бурычларын тырышып һәм намуслы башкара. Өлкән хезмәт­тәшләре дә тәҗри­бәләре белән ихлас уртаклаша.
Тиздән Әсхәт Мәхмүт улына хәрби комиссариаттан повестка килә. Гомеренең биш елын хәрби хезмәткә багышлый ул. Германиядә совет гаскәрләре төркемендә үткән хезмәте чын тормыш мәктәбенә әверелә: башка солдатлар белән хәрби осталык серләренә төшенә, чын ир-егетләргә хас сыйфатларга ия була. Төрле күнекмәләрдә катнашу, полигонда атулар егетнең күңелендә якты хатирәләр калдыра.
Демобилизацияләнгәннән соң егет туган ягына ашкынып кайта - биредә аны әти-әнисе һәм күпсанлы туганнары гына түгел, ә сөйгәне - зәңгәр күзле, чибәр кыз Фатыйма Кадаева да көтә. Хезмәт итү чорында алар хат алышып тора, ләкин ялга кайткач, яшьләрнең бер-берсенә булган хис-тойгылары тагы да ныгый гына.
1957 елның 18 гыйнварында алар кызның туган ягы Биштәкә авыл Советында никахларын терки. Гаилә тормышы Ефремкино авылында башлана. Фатыйма Күлләр авылы медпунктында шәфкать туташы булып эшли, ә Әсхәткә Күлләр сельпосында эш тәкъдим итәләр. Күп тә үтми тырыш һәм җитез егетне склад мөдире итеп кү-черәләр, аннан соң хәзерләүләр буенча товаровед булып китә. Яшь гаиләгә ямь өстәп Марат һәм Айрат исемле уллары үсеп килә.
Ничек кенә булмасын, туган як үзенә тарта, шул вакытта Саттаровлар район үзәгенә күченеп кайтырга карар итә. Әсхәтнең әти-әнисенә якын урында йорт салып керәләр. Төп эштә туганнары һәм дуслары ярдәм итсә, калган вак-төякләрен Әсхәт Мәхмүт улы үз куллары белән башкара.
1963 елның сентябрендә Әсхәт Саттаров Кырмыскалы элемтә узелына монтер булып эшкә урнаша, ә Фатыйма Әхмәтгәрәй кызын Кырмыскалы район дәваханәсенә трахоматоз инструкторы итеп тәгаенлиләр. Әйткәндәй, аның барлык гомере медицина белән бәйле – бу өлкәгә ул 40 ел гомерен багышлый. Озак еллар дәвамында күзләрне тикшерү кабинетында амбулатор шәфкать туташы булып эшли, хезмәттәшләре һәм пациентлары арасында хөрмәт казана.
Әсхәт Мәхмүт улы хезмәт юлын гади монтердан башлап цех начальнигына кадәр үрли. Шул еллар эчендә күпме траншея казылып, күпме кабель сузылган, күпме линия төзелгән, авылларга күпме телефон һәм радио үткәрелгән – санап бетергесез. Файдалануга тапшыру гына түгел, аларны хезмәтләндерәсе, сыйфатлы телефон элемтәсе һәм радио белән тәэмин итәсе дә бар бит. Кышкы салкын яки җәйге челлә, кар-буран яки пычракмы, ул елларда элемтәчеләр район буенча йөрегән, тәүлек буена дежурда торган.
Әсхәт Мәхмүт улының гомум эш стажы 40 елдан артып китә. Ул күп еллар дәвамында коллективның профсоюз оешмасын җитәкли һәм байтак изге эшләрнең инициаторы була. Хаклы ялга чыккач та тик утырырга теләми – 5 елдан артык “Алатау” хуҗалыгында хуҗалык мөдире булып хезмәт сала.
Саттаровларны авылдашлары һәр­вакыт ярдәмгә килергә әзер булган ачык йөзле һәм изге күңелле кешеләр буларак белә. Шатлык-кайгыларны уртаклашып, бер-берсен аңлап, бер берсенә терәк һәм таяныч булып, озак еллар тату гомер ит­теләр, балаларына лаеклы тәрбия һәм белем бирделәр. Оныкаларының уңыш­л­а­рына ихлас куандылар. Ләкин гомер без теләгәнчә генә бармый. Фатыйма Әхмәтгәрәй кызы фани дөньядан иртәрәк китеп барды. Әнисе үлеп, җиде елдан соң өлкән уллары да якыннары белән хушлашты. Ләкин улы һәм оныкалары Әсхәт Мәхмүт улын ялгыз калдырмадылар, аның турында хәстәрлек күрделәр, килеп хәл-әхвәлен белешеп, ярдәмләшеп тордылар. Үзе дә күңел төшенкелегенә бирелмәде, эшләгән коллективында еш кунакта булды, авылдашлары да аны хөрмәт итте. Аны белгән һәм яраткан кешеләр күңелендә ул төз гәүдәле, изге күңелле, ачык йөзле, тыйнак һәм акыллы кеше булып калды.
Эльза БИККУЗИНА.
Читайте нас: