Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
14 Май 2019, 13:44

Халык күңелендә мәңге яши

Әгәр исән булса, агымдагы елның 19 маенда Кырмыскалы авылыннан Мәрьям Кәримовага 100 тулган булыр иде. Авыл Советында эшләгән мөлаем йөзле, актив бу хатынны күпләр хәтерлидер әле.

Әгәр исән булса, агымдагы елның 19 маенда Кырмыскалы авылыннан Мәрьям Кәримовага 100 тулган булыр иде. Авыл Советында эшләгән мөлаем йөзле, актив бу хатынны күпләр хәтерлидер әле.
Мәрьям 1919 елда Кырмыскалы авылында Хаҗигали Зәйнуллинның күпбалалы (тугыз баланың икесе кечкенә чакларында ук үлә) гаиләсендә туган. Мәктәптә укыган чакта ук Мәрьям эш башлый - балаларны укырга һәм язарга өйрәтә. 1936 елда Талбазы авылында балалар бакчасы хез­мәткәрләре әзерләү буенча өч айлык курсларга укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, Кырмыскалы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. 1939 елның гыйнварында Иб­раһим Кәримовка кияүгә чыга. Туйдан соң кесәләрендә бер тиен акчалары булмаса да, кулларына танышларының адресы язылган язуны алып, Үзбәкстан якларына чыгып китәргә карар итәләр. Фәрганә шәһәрендә Ибраһим милиционер булып, ә Мәрьям ефәк урау фабрикасына эшкә урнаша. 1941 елның августында уллары туа, аңа Фиркать дип исем кушалар. Ә сентябрьдә гаилә башлыгын фронтка алалар. Мәрь­ям бәләкәй бала белән ялгызы торып кала. Берничә айдан соң ул, хат аша иреннән рөхсәт алып, туган ягына әйләнеп кайта һәм колхозда хисапчы булып эшли башлый. Ә 1943 елда хисапчылар курсына укырга керә. Аны тәмам­лагач, Кырмыскалы авыл Советы секретаре итеп тәгаен­лиләр. Мәрьям Кәримова кулыннан килгәнчә авылдашларына һәм якыннарына ярдәм итә.
Сугыш тәмамлангач, ире фронттан әйләнеп кайта. Уллары Рәис, соңрак кызлары Зөлфирә дөньяга туа. Балалары бераз үсә төшкәч, Мәрьям Хаҗигали кызы авыл Советында эшләвен дәвам итә. Бер үк вакытта секретарь, бухгалтер вазыйфаларын башкара, хәрби исәп алып бара, никахлашучы парларны терки, яңа туган сабыйларны, үлгәннәрне исәпкә ала. Шулай итеп, биредә ул 30 ел - пенсиягә чыкканчы эшли. Ул авылдашлары һәм хезмәт­тәшләре арасында хөрмәт яулый, абруй казана. Аны авыл Советы һәм район Советы депутаты итеп сайлыйлар. Бик күп Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә, тыл һәм хезмәт ветераны исемнәренә лаек була. Заманалар авыр булуга карамастан, Кәримовлар үзләренең балаларына югары белем бирә. Уллары Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, Фиркать – атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, гомеренең байтак елларын авыл хуҗалыгына багышлый. Кызганычка каршы, Рәис фани дөньядан иртәрәк китеп бара. Кызлары Зөлфирә медицина университетын тәмамлап, хаклы ялга чыкканчы табиб булып эшли. Мәрьям Хаҗигали кызының җиде оныгы һәм сигез туруны бар.
Хаклы ялда да ул актив пенсионер булды. Тормыш иптәше белән хуҗалык алып бардылар, зур бакча үстерделәр. Аларның гөл-чәчәккә күмелеп утырган ихатасы күпләргә яхшы таныш. Кунакларны ачык йөз белән каршы алуын, һәр­вакыт ризыклар тулы өс­тәле әзер, плитәдә һәрвакыт чәйнүге кайнап торуын кырмыскалылар әле булса хәтерли. Мәрьям апа яңалыклар белән кызыксынды, радио тыңларга яратты, гәзитләр алдырды. Бер дигән әңгәмәдәшче һәм киңәшче дә булды.
Мәрьям Кәримованың гомере 87 яшендә өзелә. Ләкин аның турында якты истәлек халык күңелендә мәңге яши. Берәүләрнең ул никахларын теркәгән, икенчеләр белән бергә эшләгән, ә өченчеләр күрше яшәгән...
Юлия Солтанова.
Читайте нас: