Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
28 Май 2019, 11:37

Чик сакчыларына багышлап

Чик хезмәте төзелүгә 101 ел тулу һәм иксез-чиксез Илебез чикләрендә хезмәт итүчеләргә олы хөрмәт күрсәтү йөзеннән Константиновка авылында тантаналы шартларда чик сакчыларына һәйкәл ачылды.

Чик хезмәте төзелүгә 101 ел тулу һәм иксез-чиксез Илебез чикләрендә хезмәт итүчеләргә олы хөрмәт күрсәтү йөзеннән Константиновка авылында тантаналы шартларда чик сакчыларына һәйкәл ачылды.
Чик сакчыларының хезмәте җиңелдән түгел: Русия Федерациясенең чиге дөньяда иң озыны, өстәвенә, башкаларга караганда күрше илләр дә күбрәк – 18 ил белән чиктәш.
Һәйкәлне тантаналы шартларда ачу хокукы район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, “Чик” җәмгыяте директоры С.В.Тамаров һәм районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗановка бирелде.
- Бу обелискны төзүдә үз өлешен керткәннәргә рәхмәт белдерәм. Килә­чәктә дә бу парк хәтер һәм дан урынына әверелсен, хезмәттәшләр бирегә килеп очрашсыннар, патриотик чаралар үткәрелсен иде, - диде үзенең чыгышында район башлыгы А.Ф.Сабиров.
Бу һәйкәлне ачуга Ерак Көнчыгышта Биробиджан чик буе отрядында хезмәт иткән запастагы сержант Фларис Кә­римов башлангыч салды. Шулай ук аны булдыруда чик буе сакчылары Юрий Шулутков, Михаил Разин, Алексей Култыгин һәм Владимир Балашов актив катнашты.
- Парк 1911 елда алпавыт Харитонов­ның кызы тарафыннан төзелә, ә совет вакытында биредә спорт мәйданчыгы була. Ләкин парктагы агачлар картайдылар. Тәүдә без агачлар утыртып, паркны яңартырга идек, ләкин соңыннан чик сакчыларына һәйкәл кую идеясе дә килде. Эш 3 ел дәвам итте, шул вакыт эчендә биләмәне черек агачлардан чис­тартып, яңаларын утырттык, җирне сөреп, эшкәртеп куйдык. Һәйкәлне үткән елны ук ясаткан идек, ә агымдагы елда Чик сакчылары көнендә урнаштырырга карар иттек. Киләчәктә яшь буын бу паркны тәрбияләп торсын иде, - диде Фларис Рәиф улы.
Һәйкәл ачу константиновкалылар тормышында чагу һәм истә калырлык вакыйгага әверелде. Хәзер чик сакчыла­рының бирегә килеп хезмәт елларын һәм һәлак булган иптәшләрен искә алу, чәчкәләр салу мөмкинлеге бар.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: