“Кеше китә, эзе кала”, ди халык. Барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган оста укытучы, Бөек Ватан сугышының беренче көненнән фронтка алынып, якташыбыз Миңлегали Шәйморатов җитәкчелеге астында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында Бөек Җиңүгә кадәр хәрби юл үткән кыю яугир Абдулхак Закир улы Биккузин да авылдашларының, күпсанлы укучыларының, якыннарының һәм аны белгән барлык кешеләрнең күңелендә якты эз калдырган шәхесләрнең берсе. Узган атнада Түбәнге Төкен авылында аның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе узды.
1919 елда Түбәнге Төкен авылында туып-үскән Абдулхак Закир улына үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә. Хәлле гаиләдә дөньяга килсә дә, әтисе репрессияләнеп, барлык мал-мөлкәтләре тартып алына. Күпбалалы гаилә авыр шартларда яшәргә мәҗбүр була, ләкин Абдулхак зирәк, тырыш бала булып, белемгә омтылып үсә. Тәүге белемне ул үз гаиләсендә ала, әтисе Закир Юлмөхәммәт улы заманына күрә укымышлы кеше – мәдрәсә тәмамлаган мулла була. Урындагы мәктәптә башлангыч белем алгач, укуын Күлләр авылында дәвам итә. Тиздән яшь егетне район мәгариф бүлегенә чакыртып, Мөкәй башлангыч мәктәбе мөдире вазыйфасын тәкъдим итәләр. Ә бер елдан Уфа укытучылар әзерләү институтында читтән торып белем алучы студентны Биштәкә (хәзерге Шәйморатов) мәктәбенә физика һәм математика укытучысы итеп күчерәләр. 1939 елда ул армиягә алына. Ерак Көнчыгышта үтә аның хәрби хезмәте. Монда да белемен камилләштерүне дәвам итә һәм артиллерист һөнәрен үзләштерә. Махсус курслар тәмамлаганнан соң яшь офицер үзе содатларны хәрби осталыкка өйрәтә башлый. Кыскасы, укытучылык эшчәнлеге биредә дә тукталмый. Ә сугыш башлану белән лейтенант Биккузинны фронтка, Мәскәүне сакларга җибәрәләр. Башка яугирләр белән бергә ул 1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда оештырылган тарихи Парадта катнаша. Башкомандующий И.Сталинның рухландыргыч чакыруы астында меңнәрчә яудашлары белән Илебез башкаласын обороналауга баса. 1941 елның декабреннән башлап Абдулхак Закир улының хәрби юлы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе белән бәйле. Артиллерия дивизионының штаб начальнигы була. Ике тапкыр каты яралана, хәрби госпитальдә дәваланып чыккач, табиблар аны “хезмәткә яраксыз” дип таба. Ләкин ул моның белән килешми, диви-зиягә кайтаруларын сорап рапорт артыннан рапорт яза.
Күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр тагып, Җиңү яулап кайткач, яраткан эшен дәвам итә. Кырмыскалы, Олыкүл, Камышлы мәктәпләрендә директор була һәм хаклы ялга чыкканчы һөнәренә тугры кала. Олыгайгач, дин юлына басып, тормыш иптәше Асия Сәет кызы белән икесе дә мәчеткә йөри, Коръән ашларында вәгазь сөйләп, кешеләргә Ислам дине кыйммәтләрен төшендерәләр, һәрвакыт кешелекле һәм кечелекле булырга өндиләр.
Урындагы мәктәптә оештырылган чара җылы хатирәләр барлауга корылган иде. Район Советы рәисе, Пенсия фондының район идарәлеге начальнигы З.Х.Котлыева, Камышлы авыл биләмәсе башлыгы И.В.Биккузин, юбилярның балалары, оныклары, туганнары, укучылары һәм авылдашлары - һәммәсе дә Абдулхак Закир улын якыннан белүчеләр - үз хатирәләре белән уртаклаштылар, рәхмәт сүзләре белән телгә алдылар.
- Бу изге чара изге айда үтә. Абдулхак Закир улының язмышы – ил язмышы белән тыгыз бәйле. Дәһшәтле сугышның башыннан азагына кадәр үтеп, Туган илгә булган көчле сөюен ул укучыларында да тәрбияли алган. Ул мәктәптә генә түгел, һәрвакыт укытучы булып калды: урамда да, кунакта да, җыелышларда да... Партия әгъзасы, таләпчән җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, тәҗрибәле нәсыйхәтче... Минем хәтердә ул нәкъ шулай саклана. Балаларына да Биккузиннар үз үрнәкләрендә яхшы тәрбия биргәннәр. Бүген балалары, оныклары, туруннары белән ничек горурланыр иде алар! Иң мөһиме, аларның изге эшен балалары лаеклы дәвам итә, - диде Зөлфия Хәмит кызы, хатирәләрен барлап.
Авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Вәкил улы да фронтовик укытучыны зур хөрмәт белән искә алды:
- Авылыбыз тарихында якты эз калдырган шәхес ул. Абдулхак Закир улы кечкенәдән белемгә омтылып, укып, күпме буын балаларга белем һәм тәрбия бирде! Нинди авыр заманнарда аның тырышлыгы белән Түбәнге Төкен авылында җидееллык мәктәп ачыла, артабан ул сигезьеллык, соңыннан унъеллык була. Авылдашлары, хезмәттәшләре, укучылары арасында абруйлы, яхшы кеше, оста оештыручы, туган җире өчен янып яшәгән Абдулхак Закир улы һәм Асия Сәет кызы турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак, - диде ул.
Ә балаларының хатирәләрен тыңлаганда, күпләрнең күзләрендә яшьләр барлыкка килде, залда утыручылар да узган гасырга әйләнеп кайткандай булдылар.
- Исән булса, әтиебезгә быел 100 яшь тулган булыр иде. Ике ел хәрби хезмәттә, биш ел сугышта йөреп кайткан кеше буларак, аның һәрнәрсәгә үз карашы, үз фикере бар иде. Әниебез Олыкүл авылында туып-үскән, бу авылга килен булып төшкәч, матур итеп дөнья көттеләр. Озак еллар олы яшьтәге әти-әниләрен дә тәрбияләделәр. Безне дә бер эштән дә курыкмаска, аларны зур җаваплылык белән башкарырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәттеләр. Алдыгызга максат куйгансыз икән, шуңа ирешергә тырышыгыз, дия торган иде әтиебез, - дип хатирәләргә бирелде кызы - Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре Эльза Абдулхак кызы Саттарова һәм газиз кешеләренең истәлеген хөрмәт итеп җыелучыларның барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук ул әти-әнисе белән төрле елларда бергә эшләгән укытучылар – Галия Рәхимова, Хөршидә Әминева, Миңлегөл Биккузина, Мидхәт Сәхәпов, Сәлимҗан Хәсәнов, Әкълимә Гомәрова, Мәгудә Абдрахманова, Җамал Ильясова, Фәез Чыңгызов, Фоат һәм Мәрвәр Әминевлар, Альфира Үтәкова, Госман Хәлимов, Ләла Фәезова, Вәкилә һәм Минниса Хәерова һәм башкаларның исемнәрен зур ихтирам белән телгә алды.
Русиянең мәгариф отличнигы Луиза Абдулхак кызы Назаргулова да балачагын, мәктәп елларын искә алды.
Алар безне укырга һәм язарга гына түгел, яшәргә, эшләргә, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәттеләр, - диде ул .
Укытучы һөнәрен сайлавында әти-әнисенең тәрбиясе йогынты ясамый калмагандыр, мөгаен.
Авылдашларының, укучыларының күңелендә Абдулхак Закир улы һаман да шинель кигән фронтовик-укытучы буларак саклана. Шулай, Зилә Шәһивәли кызы Галиева тарих дәресләренең шулкадәр мавыктыргыч һәм җанлы үтүен бүгенгедәй хәтерли.
- Аның сөйләгәннәрен авыз ачып тыңлый идек. Ул бездә табигатькә мәхәббәт уятты, аның серләрен аңлатырга тырышты, авылыбыз , илебез тарихына кагылышлы вакыйгаларны кызыксындырырлык итеп сөйли иде, - ди апа. Фәнил абый Биккузин аның мәктәпкә офицер шинелендә килүен хәтерли. Парталар арасыннан үткәндә тотып каравын, аның исен әле булса оныталмый.
- Без сугыш турында кинофильм яисә китаплардан түгел, ә үзе корал тотып сугышкан фронтовиктан ишетеп белдек. Ул үзе күргән, үзе белән булган вакыйгалар турында сөйли иде. Ә башлангыч белемне мин Асия Сәет кызында алдым. Шундый яхшы мөгаллимнәрнең укучысы булыбыз белән без бик бәхетле, - ди якын туганнарының берсе Әхмәт Абдулла улы Биккузин.
Чара әнә шундый якты хатирәләр һәм мәктәп укучылары, авылның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары тарафыннан әзерләнгән патриотик рухтагы концерт номерлары белән үрелеп барды. Хәтер кичәсенең дәвамы булып барлык гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган Биккузин Абдулхак Закир улы һәм Туктарова Асия Сәет кызының исемнәрен мәңгеләштерү уңаеннан тактаташ ачылды. Хәзер алар белем учагына килүчеләрне иртән каршы алып, дәресләр тәмамлану белән хәерле юл теләп озатып калачак...
Кешелекле, гадел, туры сүзле, максатчан, үзләренә карата да, башкаларга да таләпчән булган бу мөгаллимнәрне укучылар да, ата-аналар да бик хөрмәт иткән, әле дә олы хөрмәт хисе белән искә алалар. Авыл мәчетендә оештырылган Коръән мәҗлесендә дә хәтер йомгагын сүтте авылдашлары. Димәк, үзләреннән соң якты эз калдырган шәхесләр турында якты истәлек буыннан-буынга күчеп, халык күңелендә яшәвен дәвам итәчәк.