Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
28 июнь 2019, 12:26

Без тынычлык өчен!

Шәйморатов авылының күпфункцияле клубында узган “Без җирдәге тынычлык өчен” чарасында урындагы мәктәп укучылары гына түгел, кечкенә кунаклар – Архангель районының Тирәкле авылыннан М.М.Шәйморатов исемендәге күргәзмә залын күрергә килгән “Җәйләү” лагеренә йөрүче балалар да катнашты.

Шәйморатов авылының күпфункцияле клубында узган “Без җирдәге тынычлык өчен” чарасында урындагы мәктәп укучылары гына түгел, кечкенә кунаклар – Архангель районының Тирәкле авылыннан М.М.Шәйморатов исемендәге күргәзмә залын күрергә килгән “Җәйләү” лагеренә йөрүче балалар да катнашты.
Алып баручылар – Алишер Әминев һәм Назгөл Фәйрузова чарада катнашучыларга 1941 елның 22 июнендәге вакыйга турында сөйләп, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм генерал М.М.Шәйморатов мемориалына чәчкәләр салырга чакырдылар.
Укучылар Русия гимнын һәм башка патриотик рухтагы җырлар башкарып, җыелу­чыларны таң калдырдылар.
Кунаклар да бай мәгълүматка ия булып чыкты. Алар сөйләвенчә, Тирәкле авылының 11 яугире М.М.Шәйморатов җитәкчелеген­дәге 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт иткәннәр. Аларның исем-фами­лияләрен балалар теләкләр һәм тәкъдимнәр китабына да язып калдырдылар. Бу - балалар үзләренең геройларын яхшы белә дигән сүз.
Шәйморатов мәктәбе укучылары да концерт номерлары белән чыгыш ясады. Чараның тантаналы өлеше мемориал янында “Һәрвакыт булсын кояш!” җыры белән тәмамланды.
Соңыннан чара клубта дәвам итте. Җы­елучыларга “Солдат әкияте” мультфильмы тәкъдим ителде.
Бу чара балаларга бүгенге тыныч тормы­шыбызның бәясен аңларга, кадерен белергә ярдәм итәр, дип ышанасы килә.
Барлык җыелучылар исеменнән чараны оештыруда иганә ярдәме күрсәткәне өчен гастроном директоры О.Г.Васильевка чиксез рәх­мәтебезне белдерәбез. Шәйморатов авылында байтак чаралар Олег Георгиевич ярдәме белән үтә.
Гөлнара Нигъмәтуллина.
Автор фотосы.
Читайте нас: