Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
28 июнь 2019, 12:16

“Хәтер шәме” янә кабынды

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Кырмыскалы авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр истәлегенә багышланган “Хәтер шәме” акциясе узды.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Кырмыскалы авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр истәлегенә багышланган “Хәтер шәме” акциясе узды.
Бу чарага ел саен дистәләгән, йөзләгән халык җыела. Быел анда район Советы секретаре А.З.Сәетгалин, Кырмыскалы һәм Архангель районнары хәрби комиссары Ринат Гыймалов, районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Әбуталипов, Прибельский авылындагы “Барлык изгеләр” чиркәвенең дин әһеле протоиерей Андрей катнашты.
Безнең ата-бабаларыбыз бу сугышта батырлыгы, кыюлыгы, туган илен өзелеп яратуы аркасында гына җиңеп чыга алды, дип билгеләде алар чыгышларында.
Акция солдатларның рухларына багышлап дога кылу белән тәмамланды. Ә Җиңү паркында Илебезнең азатлыгы өчен гомерләрен аямый сугышкан яугирләр хөрмәтенә кабызган шәмнәр бик озак янды.
Әйткәндәй, бу акция Русиянең 85 төбәгендә һәм хәтта чит илләрдә дә оештырылды.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: