Әдият Гыйзетдин улы Богданов – 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында көрәшкән якташларыбызның берсе. Чернигов янындагы алышта каты яраланып, могҗиза белән исән кала. Лаеклы тормыш юлы үтеп, 82 яшендә вафат була. Фронтовик турында хатирәләре белән балалары уртаклашты.
1942 елда Әдият Богдановны фронтка алалар һәм Шәйморатов дивизиясенә билгелиләр. Аның составында якташыбыз Сталинград янында сугышта, Донбасс районында дошманнар тылына рейдта, Украинаны азат итүдә катнаша.
Совет гаскәрләренең Чернигов шәһәренә таба баруы хакында әтисенең сөйләгәннәрен балалары яхшы хәтерли. Юлда – Березна авылы. Әдият Богдановны һәм тагын бер солдатны шул авылга разведкага - немецларның бармы-юкмы икәнен ачыкларга җибәрәләр. Тиздән алар исән-имин әйләнеп кайта. Ләкин авылда фашистларның саны безнекеләргә караганда ике тапкырга күбрәк булуы ачыклана. Шулай булуга карамастан, башкорт атлылары тиз арада авылны азат итәләр.
– Әтиебез сөйләвенчә, бик авыр вакытлар була. Кинофильмнарда күрсәтелгәне сугыш түгел ул, дип әйтә торган иде. Канкойгыч алышларда күпме солдатлар кырыла. Шәйморатов дивизиясе яугирләре рейдта булганда иң мөһим нәрсә – азык җитми, - дип сөйли Әдият Богдановның өлкән улы - Ринат.
Чернигов шәһәре янында Әдият Гыйзетдин улы каты яралана – аягына пуля ярчыгы эләгә.
– Әтинең сөйләве буенча, яланда һушына килсә, дошман яугирен күреп кала. Үзе атлый, үзе: “Мин санитар, мин санитар”, - дип кабатлый. Ә үзенең кулында пычак. Ул яраланган яугирләргә ярдәм итми, киресенчә, аларны үтереп йөри. Кулында пычак күреп калу белән, әти аңа атып җибәрә. Шулай, үзе исән кала, – дип сөйләде улы Фәрит Богданов.
Бу хәл турында кызы Зәкия дә белгәннәрен өстәде. Атканнан соң, әти янә һушын югалта. Совет санитарлары аны үлгән дип, башка һәлак булган яугирләр янына илтеп салалар. Ләкин язмышы аны туганнар каберлегеннән саклап кала.
– Хатын-кызлар көзгеләр белән үлгәннәрне тикшереп йөриләр – кем тын ала, ә кем – юк. Әтинең исән булуын абайлап, аны госпитальгә озаталар. Әти операциядән соң һушына килгәндә, янында шәм белән рус хатыны утырган була. Ул аны табуы һәм исән калуы өчен догалар укуы хакында сөйли, - дип сөйләде Зәкия Мансурова.
Әдият Гыйзетдин улы 1910 елның 25 декабрендә Кырмыскалы авылында туа. Малайга ике яшь булганда әти-әнисе вафат була. Сабыйны бабасы - Имаметдин Богданов тәрбияләп үстерә. Әдият үсеп буй җиткерә, армиядә хезмәт итеп кайта, МТСта комбайнчы, тракторчы булып эшли. Соңыннан сугышка китә. Каты яраланганнан соң комиссовать итәләр. Икенче төркем инвалиды туган ягына әйләнеп кайта. Сәламәтлеге какшаган булса да, тәүдә колхозда комбайнчы һәм бригадир булып эшли. Ирләр юк диярлек, барлык көч хатын-кызлар һәм балаларга төшә. Сугыштан соң башкалар белән бергә илне тергезә. Коммунистлар партиясе әгъзасы була. Байтак еллар дәвамында МТСта склад мөдире булып эшли. Район кулланучылар җәмгыятендә, Салават исемендәге колхозда тир түгә.
Фронтовик “Батырлык өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Сталинградны обороналаганы өчен” медальләре, “Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнгән, “ Сугыш елларында намуслы һәм фидакарь хезмәте” өчен дигән медале дә бар.
112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугире лаеклы гомер юлы үтә. Илебезне фашист илбасарларыннан саклый, сугыштан соң аны тергезүдә катнаша, җиде бала тәрбияләп үстерә. Мондый кешеләр олы хөрмәткә лаек. Әдият Гыйзетдин улы, сезнең исем халык хәтерендә яшәвен дәвам итә.
Фото гаилә архивыннан алынды.