Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
3 декабрь 2019, 13:00

Сокланырлык тормыш юлы

Әгәр исән булса, 27 ноябрьдә Хәкимов Рифкать Сәетгәрәй улына 100 яшь тулган булыр иде. Кырмыскалыларның хәтерендә ул республика буенча күләмле төзелеш-монтаж эшләре башкарган эре төзелеш оешмасы - 539нчы Механикалаштырылган күчмә колоннаның бухгалтеры буларак исендә калган. Хезмәттәшләре аны - тәҗрибәле бухгалтер, якыннары - хәстәрлекле туган, күршеләре - тәртипле кеше, балалары һәм оныклары - яраткан әти, картәти һәм тормыш иптәше тугры гаилә башлыгы буларак хәтерли.

- Әтиебез лаеклы тормыш юлы үтте, - диләр бертавыштан улы Фирдәүс һәм кызы Раушания. Бергә эшләгән хезмәттәшләре, күршеләре, дуслары аны һәрвакыт мактап кына телгә алалар.
Раушания Рифкать кызы Гафарова белән очрашырга дип сөйләшкәч, ул мине әтисенең йортына чакырды.
- Бу хикәям соңлап басылса да, әтиемнең рухына рәхмәт һәм ихтирам йөзеннән барып җитсен иде. Ул мине ишетә алса, балачактагы кебек мин аңа: “Әтием, мин сине нык итеп яратам! Барсы өчен дә сиңа зур рәхмәт!” - дип әйтер идем. Кадерле кешем турында мин озак, бик озак сөйли алам. Ләкин иң мөһимен тәүдә үк әйтәсем килә: әтиебезнең безгә булган сөюе тормышта ышанычлы адымнар белән атларга мөмкинлек бирде. Бүген, пенсия яшенә җиткән кеше буларак, тормышыбыздан уңдык, дип ышанычлы әйтә алам: югары белем алдык, яраткан эшебездә эшләдек. Кайда гына, нинди вазыйфалар башкармадык, әтиебез өйрәткәнчә, эшебезгә зур җаваплылык белән карадык. Апам Халидә 35 ел Олыкүл урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләде. Кызганычка каршы, бүген ул безнең арада юк инде. Ләкин аның турында якты истәлек безнең, укучы­ларының һәм хезмәттәшләренең хәте­рендә яши. Укучылары социаль челтәр­ләрдә аның яхшы укытучы булуы турында мактау сүзләре язалар. Форсаттан файдаланып, аларга рәхмәт белдерәсем килә. Әти-әниебез Рифкать Сәетгәрәй улы һәм Зәйнәп Мөхәммәтьяр кызы Хәкимовлар безгә - балаларына бәхетле балачак бүләк иттеләр, лаеклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардылар.
Әниләр балаларын сөю һәм наз белән уратып алса, әтиләре катгыйрак була, диләр. Безнең гаиләдә киресенчә: әние­безнең күңеле изге булса да, таләпчән иде, ә әтиебез ипләп кенә аңлатып тәрбияләде. Әтинең әнисе Камилә һәм әниемнең әнисе Гөлсем нәнәйләрем дә безнең турында хәстәрлек күрде, яхшы тәрбия бирде. Без әти-әниебездән үрнәк алып, аларга охшарга тырыштык. Әти безне югары уку йортында укырга үгет­ләде. Җиңел булмады, ләкин соңыннан тормышта без аның хаклыгына инандык. Өчле билгесен ул өнәмәде һәм булдык­сызларның билгесе, дия торган иде. Ә яхшы билге алсак - мактады. Хәтта безнең балалар аңа көндәлекләрен алып килеп күрсәтә һәм бишлеләр өчен картәтиләре аларга 5 сум акча бирә иде. Бу аларга яхшы укырга этәргеч биргәндер. Рифкать Сәетгәрәй улының оныкалары Диана Гафарова һәм Лия Хәкимова картәти һәм нәнәйләренең эшен дәвам иттеләр – икътисадчы-бухгалтер һөнәрен сайладылар. Кече оныкасы Линара Хәкимова да бу һөнәр буенча укый. Оныкасы - Кырмыскалы гимназиясенең 4 “в” сыйныфында укучы Арина Әхмәтшинаның да математика буенча билгеләре яхшы. Туруннары - Алан Әхмәтшин, Давид Мөхә­мәтов, Рома Васильев та гаилә йолаларын лаеклы дәвам итәрләр, дип ышанабыз.
Нинди булган соң ул Рифкать Хәки­мов? Математика фәне аңа җиңел бирел­гән. Исән чагында ул укытучыларын гел мактап сөйли иде. Башлангыч белемне Биш­тәкә (хәзерге Шәйморатов) авылында алган, соңыннан укуын Кырмыскалы мәктәбендә дәвам иткән. Җиденче сыйныфтан соң, 15 яшендә, колхозда хисапчы булып эш башлаган. 1932 елда Рифкатьнең әнисе Камилә Вәлиҗан кызы да колхозга керә.
Аның язмышы аянычлы була. 1913 елда кияүгә чыга, ләкин яшәргә урыннары булмый. Алар Биштәкә авылындагы Хәмит байга эшкә ялланалар. Ире йөк ташучы булса, хатыны аш пешерә. 1914 елда -Халит, 1919 елда Рифкать туа. 1921 елда ире Сәетгәрәй Әхмәтгәрәй улы үлеп китә. Ул 7 һәм 2 яшьлек уллары белән ялгызы торып кала. Башкача кияүгә чыкмый. Барлык көчен балаларын тәрбия­ләүгә юнәлтә. Алар да бәләкәйдән үк кул арасына кереп, әни­ләренә ярдәмлә­шеп үсәләр.
Улларының яхшы кешеләр булып үсүенә ышанычы аклана: Халит - хәрби хез­мәткәр, Рифкать районның иң тәҗрибәле баш бухгалтерларының берсе була. Сугыш башлангач, Камилә Вәлиҗан кызына ике улын да фашист илбасарларына каршы фронтка озатырга һәм аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп торырга гына кала. Үзе тылда, колхоз басуларында тир түгә. Рифкать 1939 елда армиягә китеп, 1941-1945 елларда Бөек Ватан һәм Япония сугышларын үтеп, 1947 елның октябрендә генә туган ягына әйләнеп кайта.
Авыр сугыш еллары турында ул хәтерләргә яратмый. Ә Җиңү көнен ул ничек сагынып көтеп ала! “Бу көнне картәтием таңнан ук торып, митинг башланганчы эшләрен бетереп куйды. Һәрвакыт яңа күлмәген, орден һәм медальләр тагылган пиджагын киеп ала иде. Елның-елы бу көн аяз булды. Кырмыскалы авылы урамнары буйлап оркестр музыкасы астында горур басып, батыр һәм кыю ветераннар, сугышта катнашучылар үтә. Безнең өчен тере, чын геройларны күрү үзе бер куаныч”, - дип хатирәләре белән уртаклаша Бөек Ватан сугышы ветераны Р.С.Хәкимовның оныгы Артур Әхмәтшин.
Рифкать Сәетгәрәй улының эшенә тугрылыгын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Совет Армиясендә хезмәт иткән елларында ук ул КПСС сафларына кабул ителә. Сугыштан соң Райтоп, Райпотребсоюз, хәзерләүләр конторасы, автохуҗалыкта баш бухгалтер вазыйфаларын башкара. Ә 539нчы Механикалаштырылган күчмә колонна төзелгәч, аны бу предприятиегә баш бухгалтер итеп тәгаенлиләр. Озак еллар дәвамында Ривгать Сәетгәрәй улы Фәрит Нургали улы Әлбәков белән бергә эшли. Хезмәт нәтиҗәсе дә күз алдында була: предприятие елдан-ел Байрак белән бүләкләнә, трестта һәм республикада иң алдынгы дип таныла. Хаклы ялга чыкканчы ике ел элек аңа Уфа шәһәрендәге “Башсельстрой” предприятиесенә баш бухгалтер урынбасары вазыйфасына килергә тәкъдим итәләр, ләкин Рифкать Сәетгәрәй улы баш тарта. 1979 елга кадәр 539нчы Механикалаштырылган күчмә колоннада эшләп, пенсиягә чыга. Фидакарь хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен Р.С.Хәкимов “Башсельстрой” тресты, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Башавтотранс, Башпотребсоюздан Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Хаклы ялга чыгып, бер ай үткәннән соң Рифкать Сәетгәрәй улына Кырмыскалы урман хуҗалыгында оешманың бухгалтерия эшен өендә алып барырга тәкъдим итәләр. Сәламәтлеге какшап торуга һәм йорт мәшәкатьләре җитәрлек булуга карамастан, тәкъдимне кире кага алмый, ризалаша.
Ә хуҗалыклары һәрвакыт зур була Хәкимовларның: ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, зур бакча үстерәләр. Йортта һәркем үз бурычларын белеп тора. Әтиләре бакчаны һәр баласына бүлеп бирә. Шуңа да, кемнеке мул уңыш бирә, кемнекендә чүп үсми – ярышып эшлиләр. Кыскасы, өйне дә, ихатаны да тәртиптә тоталар. Берсе йорт буенча ярдәм итсә, икенчесе ихатаны, өченчесе абзардагы эшләрне башкара.
Ләкин Хәкимовларның гомере эш белән генә үтә, дип әйтү дөрес булмас. Кол­лектив белән әледән-әле Уфа шәһә­ренә концертка йөриләр, балалары белән Спорт сараена Яңа ел чыршысына, ә җәйге каникулда шәһәр паркларына алып баралар. Рифкать Сәетгәрәй улы көр кү­ңелле кеше була, башкалар белән тиз уртак тел таба белә. Фән һәм Әнисә Насыйровлар, Салих һәм Маусика Әхтә­мовларның гаиләләре белән дус булалар. Алар белән Сабантуйларга, җиләк җыярга һәм миллек әзерләргә йөриләр. Әле булса балалары шул чорны сагынып искә ала.
Мирсәет Солтангалиевның энесе Фәрит - Рифкать Сәетгәрәй улының сыйныфташы һәм тугры дусты була. Фәрит Хәйдәргали улы Солтангалиев Нефтекама шәһәренең Почетлы гражданины, Нефть университетын тәмамлап, Нефтекама шәһәрендәге Бораулау эшләре идарәлеге начальнигы булып эшләгән. Бервакыт ул Рифкать дустын Нефтекамадан Кырмыскалыга вертолет белән алып килә. Вертолет өй турысында озак кына әйләнеп тора, ләкин Карлыман елгасы янында сыерлар йөрегәнлектән, анда төшә алмый. Утырыр урын таба алмыйча, ул очып китә һәм Аккүл янына барып утыра. Тирә-як урамда яшәүче бала-чага аларны карарга җыела.
Фәрит Хәйдәргали Солтангалиев улы Шамилне дә үзе белән алып килгән иде. Әйткәндәй, Шамил Фәрит улы һәм Раушания Рифкать кызы әле булса элемтәне өзмиләр, шалтыратып, әниләренең хәл-әхвәлен сорашып торалар. Фәрит Хәй­дәргали улының тормыш иптәше исән, аны улы Шамил тәрбияли.
- Үләр алдыннан берничә көн элек әтием тагы бер биш ел яшисе иде әле, дип әйтте. Тормышны ярата иде ул. Ләкин 1999 елның 8 декабрендә ул безнең арадан китеп барды…
- Әни өчен без бик кайгырган идек, - ди Хәкимовларның улы. - Әти белән әни бергә 49 ел ярым яшәделәр. Алтын туйга кадәр ярты ел гына калган иде.
Рифкать Сәетгәрәй улы авыр чир­ләгәч, Зәйнәп Мөхәммәтьяр кызы аның яныннан бер дә китмәде.
- Мин аның белән бик бәхетле яшә­дем. Тормыш иптәшем бер дигән гаилә башлыгы, минем ныклы терәгем булды, - ди Зәйнәп Мөхәммәтьяр кызы.
Камилә Вәлиҗан кызы 28 ел буена кече улының гаиләсендә сөю һәм хәстәр­лектә яшәде. Алар белән бергә хуҗалык алып барды, балаларын үстерүдә ярдәмләште.
Хәкимовлар гаилә йолаларына тугры калып, ата-бабалары, туганнары турында якты истәлекне кадерләп саклыйлар һәм алар үрнәгендә гомер итәләр.
Ольга Кәримова.
Читайте нас: