Фронтовик улы
Наилнең әтисе Барый Вәли улы Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Яу яланыннан 22 яшендә йортына култык таягына таянып кайтып керә. 20 елдан соң – 1942 елда ул Кызыл Армия сафларына алына. Гомерен аямыйча немец фашистларына каршы сугыша һәм курку белмәс разведчик 1942 елның октябрендә һәлак була. Әтисенең үлеме турында кара хат алганнан соң, 12 яшьлек Наил күз яшьләренә төелеп, әнисе Галина, апасы Фидая һәм авылдашлары белән көне-төне колхоз басуларында тир түгә. Барсы да фронт өчен, барсы да Җиңү өчен, дип тырышалар.
1945 елда Наил Иске Муса мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлый. Уфа шәһәрендәге училищеларының берсенә укырга керергә теләсә дә, колхозга эшчеләр, бигрәк тә ир-егетләр кулы җитешмәве аны теләгеннән кире кайтара. Дүрт ел буена ул төрле эшләр башкара: печән чаба, молотилкада, лобогрейкада эшли, техника һәм инвентарь ремонтлый. 1949 елдан 1953 елга кадәр якташы Сәгыйтов Минсаяф Булат улы (соңыннан ул “Бүләк” колхозы рәисе була) белән бергә Хабаровск краенда катлаулы шартларда дүрт ел хәрби хезмәттә булалар. Водитель белгечлеген үзләштерә.
Юллар, юллар...
Демобилизацияләнеп кайткач, колхоз җитәкчелеге Наил Минибаевны шатланып эшкә ала һәм ГАЗ-53 машинасына утырырга куша. Ә 1960 елда аңа, алдынгы водитель буларак, яңа ГАЗ-52 машинасының ачкысын тапшыралар.
Авылдагы бердәнбер машина “Ашыгыч ярдәм” ролен дә үти. Аңа еш кына яшь хатыннарны бала тудыру йортына алып барырга туры килә. Наил абый көне буена юлда йөреп алҗып бетүенә карамастан, авырлы хатыннарны кабинага утыртып, Бозаязга яки Кырмыскалыга алып китәргә бер дә кыенсынмый иде. Кешелекле, изге күңелле булганы өчен авыл халкы әле булса аны рәхмәт укып телгә ала.
Ел саен Таусеңер акланында үткәрелгән Сабантуйларны халык аеруча шатланып көтеп алды. Наил абый Актүбә авылы халкын үзенең машинасына төяп бәйрәмгә алып килә торган иде. 1970 елларда гына мондый чараларга автобуслар бирелә башлады. Шул кадәр кешене төяп Сабантуйга алып барып, исән-имин алып кайтырга шоферга күпме түземлек, сабырлык кирәк булуын әле генә аңлыйсың.
Шәйморатов авылына Башкорт драма театры спектакленә барганыбыз хәтердә ныклы уелып калган. Авыл янына сәхнә ясап, “Ай тотылган төндә” спектаклен куйганнар иде. Төп рольне Арслан Мөбәрәков үзе уйнады. Аларны карарга тирә-як авыллар халкы җыелды. Монда да халыкны Наил абый ташыды.
Ә иртән-иртүк ул янә шикәр заводына, элеваторга, сөт заводына һәм башка җирләргә юлга чыгып китә иде.
Күпбалалы гаилә
Наил Минибаев Фәүзия исемле сылу кызга өйләнде. Тәүдә Камил, Шамил уллары һәм Фәнүзә исемле кызларына гомер бирәләр. Үзләренең көчләре белән зур йорт салып керәләр. Ул вакытта ул Актүбә авылында иң күркәм йортларның берсе була. Яңа йортта Салих, Рәфит, Фәрит, Рифкать исемле уллары туа. Әти-әниләре балаларын лаеклы тәрбияләп үстерәләр.
Алты улларының барсы да бер-бер артлы армия хезмәтенә алыналар. Әниләре һәм Галимә нәнәйләре шатлыктан яшьле күзләрен сөртсәләр, әтиләре уллары өчен горурланып торды. Уллары хезмәт иткән частьлардан килгән Рәхмәт хатларын укып, сәламәтлеге какшаган Наил абый үзен савыгып киткәндәй хис итә иде. Хезмәтләрен тутырып кайтканан соң улларының барсы да әтиләренең үрнәгенә ияреп, төрле тармакларда оста белгечләр булдылар. Бердәнбер кызлары Фәнүзә дә тормышта күп нәрсәгә иреште. Озак еллар “Бүләк” колхозында эшләде, кияүгә чыкты, бер дигән кыз һәм ул үстерде. Инде балалары үзләре гаиләле.
Бүген Наил Барый улы Минибаевның эшен балалары һәм оныклары лаеклы дәвам итә.
Асия АБДИЕВА.