Ленинградтагы хәрби госпитальдә ята. Немецларның снаряд ярчыгы умыртканың муен өлешенә эләккән. Аны алырга базнат итмиләр. Шул ярчык белән Салих Гәрәй улы 1991 елга кадәр йөри. 1991 елның 25 ноябрендә генә нейрохирурглар ветераннан 6 сантиметр озынлыгында һәм 1 сантиметр киңлегендәге ярчыкны тартып чыгара. Бүген аның медицина картасында: “тутыкмый торган металл ярчыгы...” дигән язу саклана.
Салих Рафиковның арабыздан китүенә дә 25 ел тулды. Бүген Елена Салих кызы әтисен җылылык хисләре белән искә ала.
- Әтине 1941 елның августында хезмәткә алалар. Күп тә үтми ниндидер сәбәп буенча аны кайтардылар. Ә 1942 елда ул үз теләге белән фронтка китте. Ул вакытта ир-егетләрнең Туган ил өчен көрәшергә атлыгып торуларын хәзерге буын күз алдына да китерә алмыйдыр. Тәүдә аны Киров, соңыннан Самарканд шәһәренә артиллеристка укырга җибәрәләр. 1943 елның гыйнварында әти лейтенант званиесе алып чыга, - ди Елена Салих кызы.
Тәүдә яшь лейтенант командалык иткән орудия расчеты хәрәкәт иткән танкларга эләгә алмый. Салих Гәрәй улы устав буенча команда бирә, ләкин мондый боерыкны ишетеп, яшь солдатлар югалып кала. Шул вакытта расчет командиры башкача ысул сайлый – атарга, дигән команданы үзгәртә. Бу солдатларда ышаныч өсти. Сугыш нәтиҗәләре дә сизелә.
- Гаскәрләр күпер аша чыкканда көтмәгәндә дошманнар бомба яудыра башлый. Әтиемне туфрак күмеп китә, контузия ала. Могҗиза белән генә исән кала. Күп тапкырлар яраланса да, әтиемә сугыштан туган ягына кайтырга насыйп була. “Сугышка кергәндә үлем турында уйламыйсың ул. Яу яланыннан чыгарып табиблар яраларыңны эшкәрткәч, яшисе килә”, - дип әйтә иде әтием, ди кызы.
Балачагы
Салих Рафиков Балтач районының Чукалы авылында күпбалалы гаиләдә бишенче сабый булып дөньяга туган. Аңа җиде ай булганда гаилә башлыгы Бөре шәһәрендәге дәваханәдә үлә. Табиб, гаиләнең түләргә акчасы юк дип, операциядән соң ярасын тегүдән баш тарта. Шулай итеп, Шәмсисрур биш бала белән торып кала. Гаиләнең үз җирен эшкәртергә атлары булмый. Шуңа урынына ярты уңышын бирерсез, дип биләмәне арендага тапшыралар. Балаларын ничек тә туендыру өчен әниләре алпавыт Белояровка ялланып эшли - ир-егетләр белән беррәттән ашлык суктыралар. Эш хакы исәбеннән икмәк кыерчыгы һәм бер бәйләм салам бирәләр. Өлкән улы Гаяз үсеп буй җиткергәч, Шәмсисрур мәзингә паспорт сорап бара. Ләкин ул аны ачулы йөз белән каршы ала. “Менә сиңа паспорт” дип камчы белән суктыра башлый. Сул як кулбашындагы ул яра гомерлеккә уелып кала.
Укырга теләге көчле була
Салих һәрвакыт белемгә омтыла. Тәүдә мәдрәсәдә, соңыннан совет мәктәбендә укый. Ачлык-ялангачлыкны да кичерергә туры килә. Әнисенең алабутадан пешергән икмәген күршеләренә биреп, китапка алмаштыра.
Гражданнар сугышыннан соң гаилә ат сатып ала. Шәхси хуҗалыкта аның ярдәме зур була, җир дә сөрәләр, башка эшләр дә башкаралар. Ләкин егетнең укырга теләге шулкадәр көчле була, ул әнисенең теләгенә каршы килеп, Уфа шәһәрендәге җир төзелеше, урман, төзелеш-мелиорация техникумына укырга керә. Шуңа да өйдәгеләрдән бернинди ярдәм көтми. Төркем белән бергә яшәүләре ачлыктан коткара - алып килгән азыклардан каравылчы бабай студентларга ашарга пешерә. Үзе теккән чалбары әледән-әле ертылганга күрә, аңа физкультура дәресендә теориядән генә җавап бирергә туры килә. Беренче курстан соң, әнисе Шәмсисрур улын кызганып, сандыктан Гаяз абыйсының чалбарын алып бирә. Ихатада турник ясап, егет анда шөгыльләнә - теориядән җавап биргәннәрне гамәлдә эшләргә өйрәнә башлый.
Сугышка кадәр
Бүген утсыз ничек яшәп булуын күз алдына да китерә алмыйбыз. Хәзерге өйләрдә кер юу машинасы, телевизор, компьютер, телефон булганына күнегеп беткәнбез. Ә берничә дистә ел элек боларның берсе дә юк иде. Шуңа күп эшләрне кул көче белән башкарырга туры килгән.
Студент чагында ук егет үзенең туган авылы Чукалыга электр уты үткәрергә хыяллана. Ул вакытта “Радио” колхозы рәисе булып эшләгән Гаяз абыйсының ярдәме белән алар электростанция төзүгә ирешәләр, авыл йортларында электр уты яна башлый. Балтач районы елгаларында турбиналы уннан артык гидроэлектростанция төзелә. Заводлар бәләкәй елгалар өчен турбиналар җитештерми, шуңа көрәк, арба, носилка һәм ат белән ярдәмендә аның конструкциясен үзләре эшлиләр. Эшне оста оештыра белгәнгә күрә, “Башсельэлектро” оешмасы Салих Гәрәй улын төзелеш бармаган урыннарга җибәрә. Сугыштан соң гына эре төзелеш техникасы барлыкка килә. Авылларда гидроэлектростанция 1955 елга кадәр төзелә. Кызганычка каршы, хәзер андый электростанцияләр юк инде. Ләкин алар республика авылларының үсешенә зур өлеш кертә.
Сәвәләйдәге хезмәт юлы
1995 елның апрель ае. Кырмыскалы авылының Сәвәләй авылы. Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Гәрәй улы Рафиковның каберендә обелиск тора. Сәвәләй авылында ул нинди эз калдырган соң?
-1975-2006 елларда мин Сәвәләй авылында физика укытучысы булып эшләдем, - дип искә ала кызы. - Электр уты буенча лаборатория эшләре башкару өчен әтием күчмә корылма ясап биргән иде. Дәрес тәмамлану белән без аны алып куя идек.
1979 елда авылда яңа мәктәп төзелә. Физика кабинетында тәҗрибә үткәрү өчен янә корылмалар кирәк була. Янә Салих Рафиков физика кабинеты өчен плакатлар, тәҗрибә үткәрү өчен аслыклар, күчереп йөретә торган экран, сызым приборлары, йолдызлы карта, лаборатория эшләре өчен тартмалар һәм бик күп җиһазлар ясап бирә.
Елдан-ел ветераннарның сафы сирәгәя, ләкин алар башкарган изге эшләр торып кала. Салих Гәрәй улы утырткан алмагачлар елның-елы мул уңыш бирә... Бөек Ватан сугышы ветераннары үзләрен аямыйча, безнең тыныч тормыш өчен сугышкан, хезмәт иткән. Аларның тарихы – Илебез тарихы.
Ринат Шәйбәков.