Үзән
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
21 Май 2020, 17:00

Орден-медальләре батырлыгы турында сөйли

Бөек Ватан сугышы илебездәге бер гаиләне дә урап узмады. Бүген дә һәр йортта шул чорның тарихы саклана.Әнием ягыннан туган Ибраһим бабай Рәхимов фин һәм Бөек Ватан сугышларында булган. Батырлыгы өчен Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, бихисап медальләр белән бүләкләнгән.

Бервакыт миңа аның оныгы шундый сорау белән шалтыратты: “Ни өчен картәтине Кызыл Байрак ордены белән бүләкләгәннәр, ул орден бары тик офицер составына гына бирелгән бит?” Моның белән мин дә ныклап кызыксына башладым. Бик күп эзләнергә туры килде. Бу сорау белән районның хәрби комиссары Ринат Гыймаловка да мөрәҗәгать иттем. Минем эзләнүләрнең нәтиҗәсе аның фикере белән туры килде. “Бу сирәк була торган хәл. Ләкин аерым батырлыклары өчен бу югары награда гади солдатларга да бирелгән”, - диде ул. Бу язмамда бабам – Ибраһим Рәхимовның хәрби юлы һәм сугыштан соңгы тормышы турында сөйләп үтәсем килә.
Юк, ул үзен беркайчан да сугышка әзерләмәгән, диңгездә һәм һавада ниндидер батырлыклар кылу турында башына да китермәгән – тыныч холыклы, ләкин шул ук вакытта кыю йөрәкле кеше булган. Бу сыйфатын хәрби комиссар сизеп кала. Егетнең инженер гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләмиме, дигән соравына ул шунда ук ризалыгын белдерә.
1941 елның сентябрендә яше буенча туры килгән барлык ир-егетләрне фронтка чүпләп алып китеп торалар. Хәрби комиссар егеткә хөрмәт хисе белән карап:
- Хәтереңә сал: сапер бер тапкыр гына хаталана. Игътибарлы бул! – ди.
Ибраһим бу турыда туганнарына әйтеп тормый. Нигә якыннарын вакытыннан алда кайгыга салырга?!
Шулай итеп, 1941 елның ноябрендә 179нчы аерым саперлар батальоны составында сержант званиесендә һәм бүлекчә командиры вазыйфасында Волхов фронтында сугыша. Берничә көннән, ияләшеп алганнан соң, бер төркем яудашлары белән дошманның тылына хәрби бурычны үтәргә китә. Арыган, хәлсезләнгән солдатларның янган авыллар буйлап үткәндә һәрберсенең йөрәгендә дошманнарга карата нәфрәте арта. Бу хисләр аларның йөрәгендә гомерлеккә торып кала.
Псков-Остров чикләрендә безнең гаскәрләр фашист частьларының һөҗүменә каршы тора. Соңгы сәгатьләрдә Рәхимовның бүлекчәсе яңа бурыч ала: дошманнарга зур зыян салып, елга аша күперне шартлатырга. Саперларга күперне миналарга разведчиклар ярдәм итә. Эшне тиз генә башкарып, алар паника вакытында фашист колонналарын пулеметлардан юк итәр өчен тиешле урыннарга яшеренәләр. Хәрби операция көтелгән нәтиҗә белән тәмамлана һәм барлык саперлар наградага тәкъдим ителә. Ибраһим Рәхимовның күкрәгендә дә “Батырлык өчен” медале ялтырый.
Бу медаль аңа аеруча кадерле була. Беренче хөкүмәт наградасы булганнан да түгел. Днепрда ул аның гомерен саклап кала...
Анда, Днепрда, аның бүлекчәсенә күперне шартлату түгел, киресенчә, төзергә туры килә. Көзге салкын көннәрдә фашистларның берөзлексез уты астында саперлар бу мөһим бурычны үти. Фашист авациясенең һава һөҗүме барышында бомбалар берсе артыннан икенчесе якында гына шартлый, ул вакытта Рәхимов 16 хезмәттәшен югалта. Үзе исән кала, чөнки үлемечле ярчык шушы медальгә эләгә. Бу батырлыгы өчен ул Кызыл Байрак, соңыннан Кызыл йолдыз орденнарына лаек була.
Дүрт елдан сержант исән-имин туган якларына кайтып төшә. Ләкин тыныч тормышта зур фаҗигага юлыга. Сугыштан соң ул Ишембай нефтепромыслы хуҗалыгының Архангел районына кергән Карташовка участогында Агыйдел аша салынган паромны хезмәтләндерә. Совет елларында юл Архангель районына Сарт-Науруз авылы аша үтә иде. 60 еллар азагында паромны Иске Шәрәй авылына күчерделәр. Фаҗига дә нәкъ унда була. Агыйделдә йөзеп килгән буксир катеры паром йөри торган троска килеп сугыла һәм тросны суга төшергән чакта Ибраһим бабайның аягына эләгеп, аны өздерә. Ике сугыштан исән-сау кайткан бабай тыныч тормышта аяксыз кала. Ибраһим бабай протез кия алмады, үзенең соңгы көненә кадәр үзе ясаган аяк белән йөреде. Ул кешеләр өчен бик яхшы, ярдәмчел булды. Мәктәп укучыларын Агыйдел аша экскурсиягә алып барырга ярдәм итә иде. Әле һаман аны ихтирам белән искә алалар. Хәмидә әби белән алар өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Ибраһим бабай 85 яшендә вафат булды. Вафат булуына да хәзер чирек гасыр вакыт үтте. Ләкин аның турында якты истәлек безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә.
Наил Равилов, хезмәт ветераны.
Сарт-Науруз авылы.
Читайте нас: