Мөхәрләм Насыйбулла улы Хәбибуллин 1911 елның 19 сентябрендә Авыргазы районының Иске Ибрай авылында туган. 1930 елда Фрунзе исемендәге колхозга кергә һәм шул ук елда комсомол билетын кулына ала. Ике ел Иске Ибрай авылында клуб мөдире булып эшли.
1932 елда шул ук авылның уңган, чибәр кызы - Габидә Имаметдин кызына өйләнеп, дүрт баһадирдай ул үстерәләр. Әниебез тегү цехында эшләде. Эштән соң буш вакытларында балаларына, туганнарына бик матур итеп төрле өс киемнәре: күлмәкләр, чалбарлар, хәтта пальтолар тегә иде. Эшендә дә һәрвакыт алдынгылар сафында булды, бик күп Мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек. Без дә әти-әниебездән үрнәк алып үстек. Дүрт улы да Туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәделәр. Хезмәт итеп кайтканнан соң укып, өйләнеп менә дигән балалар үстереп яшиләр.
Әтиебез 1932 елдан 1935 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайткач, 1940 елга кадәр Бозаяз авыл мәдәният йортында директор вазыйфасын башкара. Коммунистлар партиясе сафына алына. Шулай матур гына эшләп йөрегәндә бөтен халыкны кара кайгыга салып, сугыш башлана. Әтиебез дә беренчеләрдән булып, 1941 елда сугышка китә. Ул 12нче диңгез флотында взвод командиры ярдәмчесе, Төньяк диңгез флотында рота старшинасы була.
Сугыштан әтиебез бик күп орден-медальләр белән кайта. “Кызыл Йолдыз”, “Бөек Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” - шуларның берничәсе генә.
Әтиебез Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, кулына диплом ала. Һәм аны 1965 елда Кырмыскалы район коммунистлар партиясе җитәкчелеге Иске Акташ авылына юллама белән клуб мөдире итеп җибәрә.
Ул мөдир булып эшләгән чагында клуб гөрләп тора. Салават драма театры, шулай ук Уфа Башкорт дәүләт драма театры, филармония артислары килеп төрле спектакльләр, концертлар куялар. Ул үзе дә үзешчән сәнгать түгәрәге оештырып, Иске Акташ кызлары, егетләре белән төрле спектакльләр куя, төрле авылларга барып чыгыш ясыйлар, төп рольләрне үзе дә башкара.
Бер үк вакытта әтиебез Иске Акташ авылы бригадасының партия оешмасы секретаре булып та эшләде. 50 ел коммунистлар партиясе әгъзасы булды. “50 ел - партя әгъзасы” дигән билгесе дә бар. Һәрвакыт алдынгылар сафында булды. Мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәте “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән югары исем белән билгеләнде. Район Мәдәният сараеның алдынгы хезмәткәрләре, мактаулы кешеләре арасында безнең әтиебезнең дә фотосы тора. Без аның белән бик тә горурланабыз!
Без әлеге көндә Мөхәрләм Насыйбулла улының барлык орден-медальләрен, фотосурәтләрен, документларын кадерләп саклыйбыз. Чөнки безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз картәтиләренең кем икәнен белеп үсәргә тиеш!
Әтиебез 80 яшендә, 1992 елның май аенда безнең арадан китеп барды. Сугыш ветераннарын беркайчан да онытмыйбыз, чөнки алар безнең киләчәк якты һәм яхшы булсын, дип үзләренең яшь гомерләрен аямыйча көрәшкәннәр һәм Җиңү яулаганнар.
Илнур Хәбибуллин.
Кырмыскалы авылы.