Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
20 июль 2020, 12:10

Гаиләбезнең горурлыгы ул

Ел саен 9 май алдыннан безнең гаиләдә карт картәтиебез турында сүз чыга. Ул – безнең зур гаиләнең горурлыгы. Аның тормыш юлына исең китәрлек. Бу хакта миңа әбием сөйләде. Ә ул бу тарихны карт картәтиемнең үзеннән ишеткән.

Зиннәтулла Сөнагат улы Хөсәенов 1924 елда Үтәгән авылында туган. 18 яшьлек чагында, 1942 елның августында мобилизация буенча фронтка эләгә. Ә чынында исә аңа ул вакытта нибары 17 яшь кенә була. Ул Туган илен якларга тизрәк китү өчен документларын дөрес тутырмый.
1942 елның ноябреннән 1945 елга кадәр 7нче кавалерия корпусының 15нче гвардия кавалерия дивизиясенең 147нче гвардия артиллерия-миномет полкында көрәшә. Сталинград, өчен барган кайкойгыч сугышларда, Донбас, Украина, Белоруссия, Чехословакия, Польша, Германияне азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.
Бурычларны намуслы башкарганы, батырлык һәм геройлык күрсәткәне өчен “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен”, “Варшаваны азат иткәне өчен”, “Берлинны алганы өчен”, “Германияне җиңгән өчен медальләре, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, шулай ук дүрт юбилей медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң ул тагын бер наградага – “Намуслы хезмәте өчен” медаленә лаек була.
Украинаны азат иткәндә Ворошиловград, Дебальцево, Горловка Чернигов шәһәрләре өчен барган яуларда катнаша. Днепр елгасы, Белоруссияне азат иткәндә Мозырь шәһәре өчен барган Люблин-Брест операциясендә үзен батырларча күрсәтә. Германия биләмәсендә Бранденбург, Ратенов, Бернау шәһәрләре өчен барган яуларда, фашистларның берлин төрке­мен камау һәм юк итүдә катнаша.
Сугыштан карт картәтием саң­гы­рау булып кайта. Ләкин бку аңа өйлә­нергә һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә һич тә комачауламый. Ул картограф булып эшли: билә­мә­ләрне үлчәп, масштабларга әйлән­дерә һәм кәгазьгә төшерә. Ул яшәгән йортта аның барлык киемнәре, медаль­ләре һәм хәтта эшендә файдаланган әйберләре дә саклана.
Ләкин аның бу тормышта калдырган иң зур эзе – алты кызы, ике улы, 14 оныгы һәм 20 туруны. Бергә җыелыш­кан вакытта без һәрвакыт картәтие­безне, аның батырлыкларын искә алабыз. Без аның белән горурланабыз!
Динара ДӘминова.
Читайте нас: