Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
20 июль 2020, 12:17

Яугирләрнең исемнәрен мәңгеләштереп

Русия Федерациясенең оборона министры Сергей Шойгуның боерыгы буенча, Башкортстан Республикасы Хәрби комиссары Игорь Михайлович Харченко Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Кырмыскалы һәм Архангель районнары буенча бүлекчә начальнигы ярдәмчесе Альфира Шәйморатовага Ватанны саклауда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүдә күрсәткән казанышлары өчен “Ватанны саклауда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүдәге казанышлары өчен” медален тапшырды.

Альфира Рәис кызы хәрби комиссариатта нибары ике елдан артык кына эшли. Ләкин шул вакыт эчендә үзен белемле һәм җаваплы белгеч буларак күрсәтергә өлгерде. Ел ярым дәвамында ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм туган якларына әйләнеп кайтканнар турында мәгълүмат туплады.
- Кызганычка каршы, сугышта катнашкан, Илебезнең азатлыгы өчен һәлак булган, яраланган, ләкин исемлеккә кермәгәннәр дә бар. Аларны да без онытырга тиеш түгел, - ди Альфира Рәис кызы. – Мин 2019 ел башыннан өч район буенча мәгълүматлар җыям. Безгә авыл биләмәләре, мәгариф бүлеге һәм редакция хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәтте. Тупланган материаллар “Патриот” мәдәни һәм ял хәрби-патриотик паркта “Русиянең Хәрби Көчләренең төп гыйбадәтханәсендә урнашкан “Хәтер юлы” гелереясендә мәңгеләштереләчәк. Галереядәге махсус технологияләр нигезендә Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр яугирнең исем-шәрифләре һәм фоторәсемнәре күрсәтелә. Шулай ук мәгълүматлар базасын https://foto.pamyat-naroda.ru/ сайтында карарга мөмкин.
Альфира Рәис кызының 8 яшьлек Таһир исемле улы һәм 5 яшьлек Илина исемле кызы бар. Бәләкәй чакларыннан ук ул аларны Илебезне һәм аның данлы тарихын яратырга, 1943 елда батырларча һәлак булган карт картәтиләре Абдюков Хәбиәхмәт Хаҗиәхмәт улы һәм сугыштан яраланып кайткан һәм 1979 елда фани дөньядан китеп барган Галиев Фәвиз Әхмәт улының батырлыкларын онытмаска өйрәтә. Михаил Ломоносов әйтмешләй: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”.
Әлеге вакытта да Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгъ­лү­матлар җыю дәвам итә. Алар турында мәгъ­лүматны һәм фоторәсемнәрен түбәндәге адрес буенча хәрби комиссариатка китерергә мөмкин: Кырмыскалы авылы, Солтангалиев урамы, 20.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: