Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
15 сентябрь 2020, 19:00

Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк

Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк. Бу хакта Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу тантанасында Башкортстан республикасы Борай районы башлыгы урынбасары Гимир Нурутдинов әйтте.

«Хәмдүнә апаның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән Борай районы үзәгенең бер яңа урамына аның исемен бирергә дигән карарга килдек. Кечкенә авылдан чыккан гади кызны якын итеп, аның иҗатын яратып, олы дәрәҗәгә күтәргән Татарстан халкына, җитәкчелегенә район халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә», — диде ул.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-09-2020/bashkortstanny-boray-rayon-z-gend-ge-ber-uramga-h-md-n-timergalieva-iseme-birel-ch-k-5771558
Читайте нас: