Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
15 сентябрь 2020, 17:25

Хәмдүнә Тимергалиева вафат

«Татар-информ» хәбәр итүенчә, җырчыны репетициягә алып барырга дип бакчасыга килгән коллегасы аның вафат булуын күргән. Билгеле булуынча, 2020 елның башында җырчы инсульт кичергән иде, шул вакытта ул комада ятты.

Татар эстрадасының легендар җырчысы 1949 елның 24 маенда Башкортстан Республикасы Борай районының Котлыяр авылында туган. 1970 елда Башкорт республика мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган.
1976 елда Г.Туҡай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләп йөри, концерт бригадасында эстрада бүлеге солисты була, танылган сәхнә осталары – Татарстан Республикасының атказанган артисты Г.Рәхимгуловның, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты И.Шакировның иҗади коллективларында эшли. Соңыннан җырчы үзенең эстрада коллективын оештыра һәм озак еллар тоташ СССРда, чит илләрдә чыгыш ясый.
Җырчының репертуарында 1000ләп җыр бар, ул талантлы һәм билгеле композиторлар, авторлар, башкаручылар белән хезмәттәшлек итте. Борынгы татар һәм башкорт халык, автор җырларын тәүге профессиональ башкаручы булды.
Фото: Татар-информ
Читайте нас: